ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Узган ел Мәскәүдә ВДНХда үткән «Алтын көз — 2014» конкурсында «Кызыл юл» хуҗалыгының ике сыеры катнашкан иде. Берсе аннан көмеш медаль белән кайтты. Быелгы конкурска Татарстан данын яклап, «Кызыл юл»лылар тагын ике сыер алып барды.

Сыерлар хуҗалыкның баш ветеринария табибы Алексей Кириллов озатуында, шофер Раил Ибраһимов «КамАЗ»ында сәяхәт иттеләр. Сыерларның икесе дә аренада үзләрен бик матур тотканнар. «Пицца» кушаматлысы алтын медальгә лаек булган. «Бинго»га да югары бәя бирелгән. Без моңа бөтен коллектив белән сыерларны ел дәвамында әзерләп ирештек, бу безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе, ди хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәҗипова.

Мондый конкурсларда җиңү безнең Балтач районының гына түгел, Татарстанның авыл хуҗалыгын да башка төбәкләрдә танытуга ярдәм итә. Нәкъ менә шуның белән дә юлга киткән чыгымнар үзен икеләтә аклый.

Әлеге генә Балтач районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренеӊ бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән билгеләп үттеләр. Әмма бу өлкәдә көндәлек туып торган мәсьәләләр бәйрәмнәргә карамый һәм аларныӊ чишелеше һәрбер тармакта хезмәт куючылардан даими һәм максатчан эш тәлап итә.

Хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек тармагы өчен җавап бирүче белгечләр катнашында районныӊ авыл хуҗалыгы өлкәсендә 9 айлык нәтиҗәләргә йомгак ясарга «Якты юл» хуҗалыгы сайлап алынган иде. Район үзәгеннән иӊ читтә урнашкан бу хуҗалыкныӊ терлекчелек тармагындагы эшләрен урында күрергә мөмкинлек туды. Куныр авылында урнашкан терлекчелек торакларыныӊ  кышкы чорга әзерлеге, мөмкинлектән чыгып, аларны заманча үзгәртү, терлекчеләр өчен эш шартларын яхшырту, гомүмән, үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру буенча билгеле эш башкарылган. Ферма тирәләрен чистарту, басуларга органик ашлама чыгару барышы да җитәкчеләрнеӊ күз алдында барды. Терлекләрне балансланган рацион белән ашату, һәр савым сыерыныӊ мөмкинлекләрен белү һәм аныӊ азыкка булган ихтыяҗын тулыландыру мәсьәләләре каралды


17
октябрь, 2015 ел
шимбә
16 октябрь көнне район социаль яклау бүлеге өлкәсендә хезмәт куючы районыбыз яшьләренең “Надежда” бию коллективы "Наше Время – Безнең Заман" дип аталган III Республика телевизион фестиваленең зонаара этабында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
Балтач үзәк паркында “Парклар һәм скверлар елы” уңаеннан өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү булекчәсендә карауда торучы өлкәннәребез өчен “Без спортны яратабыз” чарасы уздырылды. 

14
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
10 октябрь көнне Норма мәдәният йортында "Вакытлыча рәхәтлек " дигән темага мәдәният йортына йори торган актив яшьләребез белән полиция хезмәткәре Наиль Файзрахманов белән әңгәмә уздырдык.
Илебез буенча октябрь аенда Өлкәннәр көне уздырыла. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, искә алулар бара. Авыл җирлекләрендә, оешмаларда,мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. Шул уңайдан Ор авыл клубы үзешчәннәре Чепьядагы “Наз” сәламәтләндерү үзәгендә үзләренең чыгышлары белән өлкәннәрне котлап кайттылар.

13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
2015елның  07 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Хуҗин Нәкыйп абый - Гөлҗиһан апа һәм Габдрахманов Гарифулла абый-Фәүзия апа  гаиләләрен бриллиант туйлары белән котладылар.
Районыбызда  уңган, булган,  матур, ишле, күп балалы гаиләләребез бар безнең. Куныр авылында гомер итүче, 60 елдан артык кулга-кул тотынып яшәүче Нурмөхәммәт абый  белән Мәрхәбә апа  Вахитовлар гаиләсе районда үрнәк гаиләләребезнең берсе.  Аларның уңганлыгы, гаиләдәге узара мөнәсәбәтләре, бала тәрбияләү алымнары һәркемгә үрнәк булып торырлык. Гаилә башлыгы гомер буе үз эшенең остатасы булып, электрик булып эшләгән, ә Мәрхәбә апа исә колхозда намуслы хезмәт куйган.

12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
9 нчы октябрь  көнне Бөтендөнья татар конгрессының  "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый җәмгыяте рәисе Кәдрия Рәис кызы Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда булды. Аларны музей каршында ипи-тоз, якты йөз белән каршыладылар. 
9 нчы октябрь көнне Арча мәдәният йортында  "Наш дом - Татарстан" фестиваленең 4 нче зона туры  булып узды. Анда Теләче, Саба, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Әтнә районнары катнашты. "Вуюись" фольклор коллективы әлеге конкурста катнашып, Казанда узачак финалга үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International