ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Түбән Кенә авыл үзешчәннәре, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында матур концерт программасы белән 9 октябрь көнне Пешәңгәр авылы өлкәннәрен куандырып кайтты, концерт күбрәк өлкәннәр чыгышларыннан торды. Һәр номерны тамашачы яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Түбән Кенә авылында өлкәннәрне хөрмәтләү бәйрәме үткәрелде. Өлкәннәребез чәй өстәле артында сыйланган вакытта, Т.Кенә һәм Кенәбаш авыл клублары концерт программасы тәкъдим итте.
7 октябрь көнне Янгул мәдәният йортында өлкәннәр өчен "Картлыкны сез ямьсез димәгез" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Жырлар, биюлэр белән урелеп барган әлеге эчкерсез бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать калдылар.
Өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлеге кысаларында, 6 октябрь көнне, Янгул мәдәният йортында пенсионер узешчәннәр өчен чәй өстәле артында ял кичәсе оештырылды.
9 октябрь көнне Әтнә авылы мәдәният йортында өлкәннәргә багышланган "Хөрмәтебез сезгә, өлкәннәр" дип аталган концерт кичәсе булып үтте.

10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Җиһанда үзенең кабатланмас матурлыгы белән көз тантана иткәндә, өлкәннәр декадасы үткәрелә. Һәр елны октябрь аен без өлкәннәрне хөрмәтләү, аларга багышланган бәйрәмнән башлап җибәрәбез. Бу елны да Арбор мәдәният йорты 9нчы октябрь көнне өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырды. "Пар канатлар" дип исемләнгән кичәбез күп еллар буе бергә тормыш иткән матур үрнәк парларга багышланган иде. Барлык өлкәннәрне олылар бәйрәме белән котлыйбыз. Көзләрдә төшкән салкын кыраулар сезнең күңелләрне өшетмәсен, якыннарыгызның җан җылысын тоеп, кадер-хөрмәттә, тазалык белән бәрәкәтле гомерләр кичерергә насып булсын үзегезгә ! 

9
октябрь, 2015 ел
җомга

2015 нче елның 29 июнендә торак кодексына үзгәрешләр кертү турында176 нчы номерлы Федераль Закон кабул ителде. Бу закон Торак коммуналь түләүләргә булган ташламаларның үзгәрүе турында.

            Бу закон инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылачак.

Безнең районда бүгенге көндә торак коммунальтүләүләргә булган ташламалардан барлыгы 4308 инвалид һәм инвалид бала тәрбияләүче кеше файдалана. Бу яңа Закон 1318 кешегә кагылачак.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан 2015 елның 9 октябренда өлкәннәргә бушлай юридик консультация уткәрелде. Барлык килгән өлкәннәребез дә кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.

Балтач шэхэр жирлеге ветераннары «Спартакиада» да катнашып кабат жину  яулап кайтты
Балтач шэхэр жирлеге башкарма комитеты хэм советы узенен ветераннарын хормэтлэде. 1 нче октябрь конне кучтэнэчлэр тапшырдылар. Ветераннар зур рэхмэтлэрен белдерделэр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International