"Наз" тернәкләндерү үзәгендә Ор авыл клубы үзешчәннәренең концерт программасы

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе
Илебез буенча октябрь аенда  Өлкәннәр  көне уздырыла. Өлкән  кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. 

Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда  гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез. 

Төрле җирләрдә  өлкәннәрне  котлаулар, искә алулар бара. Авыл җирлекләрендә, оешмаларда,мәдәният учакларында төрле чаралар үткәрелә. 

Шул уңайдан Ор авыл клубы үзешчәннәре Чепьядагы “Наз” сәламәтләндерү үзәгендә үзләренең чыгышлары белән өлкәннәрне котлап кайттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International