13 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма урта мәктәбен 10, 20, 30, 40, 50 ел элек тәмамлаучы укучыларның "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
Йөзек кашлары - Арбор авылы китапханәсендә оешкан өлкәннәр клубы нәкъ шулай дип атала. Әлеге ханымнар, апалар, әбиләрнең һәркайсы үз гаиләсенең йөзек кашы. Атнаның бер көнендә китапханәгә җыелып, элеккечә кич утыралар алар. Ризык пешерергә осталар, чәй тәмнәре пешереп, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Китапханәгә килгән газета-журналлар белән танышалар, аларны кычкырып укыйлар, фикерләшәләр. Куллары да тик тормый - берәү бәйли, икенчесе чигә.
10 нчы февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай – безнең күңелләрдә” шигырь сөйләү бәйгесе булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча IV сыйныф укучысы Нәҗипова Чулпан район бәйгесенә катнашу өчен сайлап алынды. Бәйге алдыннан укучылар Тукай иҗаты турында алган белемнәрен кулланып "Без - Тукай оныклары" дигән тест эшләделәр.
12 февраль көнне үзәк китапханәдә нәфис сүз осталарының район бәйгесе уздырылды. Бәйгедә 31 нәфис сүз остасы катнашты. Катнашучыларның иң яшенә 9, иң өлкәненә 69 яшь иде. Нәфис сүз осталары бәйге шартларына туры китереп Г.Тукай шигырен һәм башка шагыйрьнең әсәрен башкардылар.
Бәйге нәтиҗәләре:
6 яшьтән-14 яшькә кадәр
1 урын ГазизуллинКәрим – Борбаша вылы
2 урын Рахматуллина Адина-Чепья авылы
Вахитова Дилия - Балтач бистәсе
3 урынНәҗипова Чулпан-Шешеңәр авылы
Гарифуллина Сөмбел-Куныр авылы
14 яшьтән-24 яшькә адәр
1 урын Набиева Зилә- Смәел авылы
Байрамова Диана-Балтач бистәсе
2 урынАсхатовИльнур-Нөнәгәр авылы
Галимуллина Ильвира-Пыжмара авылы
3 урын Жукова Алеся – Чепья авылы
24 яшьтән-…..
1 урынГабделхаковаСәлимә- Яңгул авылы
2 урын Алексеева Нәзирә- Югары Субаш авылы
Гарифҗанова Нурия-Балтач бистәсе
3 урынГалиәхмәтова Ильмира-Кенәбаш авылы
СибагатуллинаҖәмилә- Салавыч авылы
Кызыксындыру призлары:
Гафурова Гөлзилә- Алан авылы
Фёдорова Диана- Кече Лызи авылы
11 нче февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәчесе балалар бакчасының нәниләр төркемендә “Әкият эчендә хикмәт бар” дигән күңелле викторина үткәрде. Төп геройлары аша дөньяны танып белү өчен әкият китапларының роле балалар тормышында зур роль уйный. Бу әкиятләр аша алар яхшы белән яманны аерырга өйрәнәләр. Чара бик күңелле үтте.
Чепья авыл китапханәсендә 10 февраль көнне 8 сыйныф укучылары белән “Друг познаёся в беде” (дуслык темасына ) очрашу үткәрелде. Бу очрашуга ветеран укытучы Галина Николаевна Семовская һәм “Халыклар дуслыгы музее” директоры Гарифҗан Гали улы Галиев та катнаштылар. Алар укучыларга үз тормышларыннан мисаллар китерделәр, төпле фикерләрен җиткерделәр, укучыларга матур теләкләрен белдерделәр. Шулай ук Галина Николаевна укучыларга тормыш иптәше Евгений Александровичка бирелгән “Халыклар дуслыгы ордены” белән дә таныштырып китте.
11 февраль көнне Норма мәдәният йортында ДНД җыелышы булып үтте. Актив эшчәнлек күрсәткән оешмаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ор авылында яшәүче Маһикамал Мөхәммәтҗан кызы Хаҗиевага 10 февраль көнне 90 яшь тулды.
Смәел авылында яшәүче Хәйруллина Мәсхудә Шәмсетдин кызына 10 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнанов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең баш икътисадчысы Рузалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
6нчы февраль көнне Смәел мәдәният йортында авыл үзешчәннәре һәм чакырылган кунаклар белән берлектә "Бер күрешү-бер гомер" дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.