Мәңге яшь кала йөрәк

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Йөзек кашлары - Арбор авылы китапханәсендә оешкан өлкәннәр клубы нәкъ шулай дип атала. Әлеге ханымнар, апалар, әбиләрнең һәркайсы үз гаиләсенең йөзек кашы. Атнаның бер көнендә китапханәгә җыелып, элеккечә кич утыралар алар. Ризык пешерергә осталар, чәй тәмнәре пешереп, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Китапханәгә килгән газета-журналлар белән танышалар, аларны кычкырып укыйлар, фикерләшәләр. Куллары да тик тормый - берәү бәйли, икенчесе чигә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International