ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

6 нчы февраль Урта Көшкәт авыл клубы мөдире Кунаева О. Н.  юбилярлар Нарузова А.П һәм Ермакова И.В.ларны  котлау йөзеннән бәйрәм  кичәсе оештырды.  


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

5 февраль көнне Балтач мәдәният үзәге Автоклубы үзешчәннәре Комзавод авыл халкын  "Бер очрашу - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт чыгышы белән сөендерде.
 

7нче  февраль көнне Кече Лызи мәдәният йортында "Лулгур" (Мелодия души)  район фестиваль-конкурсы булып узды. 

 


7
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Туган ягыбызның кышкы табигате белән таныштыру, кышлаучы кошларга ярдәм итүне максат итеп 1 сыйныф укучылары белән Арбор авыл китапханәсендә 4 февраль көнне "Туган ягымда кыш" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.

Укучыларда игелеклелек, миһырбанлылык, мәрхамәтлелек кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү максатыннан икенче февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә алтынчы сыйныф укучылары белән "Яхшы сүз - җан азыгы!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Карадуган музее хезмәткәрләре “Кызыл ромашка” штабы членнары белән берлектә җәлилче –Әхмәт Симаевның тууына 100 ел тулу уңаеннан класс сәгате үткәрделәр.

3 февраль көнне Смәел мәдәният йортында Смәел җәмгыятенең 2015 елга йомгак ясау жыелышы булып узды. Шул хөрмәткә мәдәният йорты хезмәткәрләре лаеклы ялга киткэн юбилярларга концерт поограммасы тәгъдим итте.

2015 елныӊ җәендә Республика программасы кысаларында төзелеп, файдалануга тапшырылган Түнтәр авыл мәдәният йорты бу юлы да шыгрым халык белән тулган иде. «Дуслык» күмәк хуҗалыгыныӊ хисап отчеты халыкта  әнә шулай зур кызыксыну уяткан.

Халык белән бергә киӊәшләшү, фикерләшү өчен бергә җыелу мәсьәләсен тиешле югарылыкта хәл иткәннәр монда. Слайдлар белән барган хуҗалык җитәкчесе Рамил Гыйльмуллинныӊ чыгышы төп фикерен югалтмыйча, конкрет фактларга таянып, ирешелгәнен яктыртып, кимчелеген күрсәтеп, киләчәккә куелган бурычларны үтәү юлларын чагылдырган иде. Хуҗалыкныӊ баш хисапчысы, зоотехнигы чыгышлары да эшлекле булулары белән аерылып торды. Җыелышны тәмамлап, сүз алган район башлыгы Рамил Нотфуллин бу хуҗалыке хезмәтчәннәренеӊ эшен югары бәяләде, район хужалыклары арасында лидерларныӊ берсе, дип атады. Моӊа җирлек тә бар шул: сөт җитештерү һәм сату буенча хуҗалык районда бүген «Татарстан»нан гына бераз калыша,  алга чыккан вакытлары да булды. Төп фондларны яӊарту, төзелеш, яӊа техника алу, хезмәт хакларын һәм һәр төрле салымнарны вакытында түләүгә дә зур игътибар бирелә. Җыелышта Татарстан Республикасыныӊ Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнашты һәм чыгыш ясады.


Соӊыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар уӊганнар хөрмәтенә зур концерт куйдылар.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

3 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл җирлеге  башкарама комитеты отчет җыелышы булып узды. Җыелыш ял концерты белән тәмамланды.

2 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл җирлегенең "Яшьләр online" төркеме җыелды. Февраль аена эш планы төзеп,  дәүләт тәгъдим иткән проектларга катнашырга дигән күңелле рухта таралыштылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International