Иске Салавыч авылында яшәүче Галия Зәки кызы Низамиевага15 февраль көнне 95 яшь тулды.
Балтач шәһәр җирлегенә бистәдән кала Көек, Курмала авыллары да керә. Авылларда яшәүче шәхси хуҗалыклар терлек асрау белән көн күрәләр.
Сөт сатканнан кергән акча гаиләгә өстәмә керем булып тора. Балтачта – 81, Көектә – 20, Курмалада – 22 сыер исәптә. Авылларда хуҗалыктан сөт җыюны Көек егете Рәис Садыйков башкара. Узган елда барлыгы 186 тонна сөт җыйналган. Моны акчага әйләндергәндә 3 миллион 64 мең сум дигән сүз!
Терлекчелек тармагыныӊ киләчәген күзаллаганда, әлегә артык зур чыгымнар тотмый, булган материаль-техник базага таянып та хуҗалыкларда савыла һәм сатыла торган сөт күләмен арттырырга мөмкинлек барын ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышта ассызыклап әйтелгән иде.
Монда төп юнәлешләрнеӊ берсе булып фермаларда «раздой» группаларын оештыру тора. Бу тәҗрибәне өйрәнү өчен районыбызда мул сөт сава торган хуҗалыклар бар. «Татарстан», «Кызыл юл», «Дуслык», «Смәел» һәм башка хуҗалыкларда эшне уйлап оештырганда башкарып чыгарга мөмкинлекләр тапканнар бит. Менә алар исемлегенә «Алга» күмәк хуҗалыгы да кушылды. Уйлап, фикерләп, язып-сызып, бәхәсләшеп бер фикергә килгәннәр: «Бурыч куелган икән, ул үтәлергә тиеш!». Район башлыгы тарафыннан куелган бурычныӊ үтәлешен алгалылар 11 февраль көнне хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклар катнашында оештырылган семинар-киӊәшмә барышында күрсәттеләр.
Фермаларда булып, эшне оештырганны караганнан соӊ Шубан мәдәният йортында 2016 елныӊ беренче аенда терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре каралды. Сөт җитештерү һәм сатуда артыклык булса да, бүгенге көндә ул кәнагәтьләндерми. Ит җитештерү, көндәлек артым алу буенча да җитәрлек эшләмәгән хуҗалык рәисләренә җавап тотарга туры килде. 1 мартка кадәр барлык хуҗалыкларда «раздой» группалары оештырып, сыерларны тәүлеккә 3 тапкыр саву буенча эшне оештырырга кушылды
Ферма территориясендә тынлык, беренче смена эшләрен төгәлләп кайтып киткән, ә икенчеләре әле эшләренә алынмаган. Монда эшләүче апаларның барысы да бер яшьтә диярлек, инде лаеклы ялга китәрләренә дә озак вакыт калмаган. Ә менә аларга алмашка килүчеләр юк.
Яшьләр өйдә эшсез ятса ята, тик монда эшләргә килми, дип уфтана фермада хезмәт куючылар. Юкса инде эшләгән кешенең кадерен беләләр, хезмәт хакын да, премияләрне дә вакытында түләп бара «Татарстан» хуҗалыгы диләр. Шулай да берәр төрле кызыксындыру чарасы уйлап тапсалар, бәлки бу проблема да уңай якка үзгәрер иде дигән фикерләрен дә белдерәләр.
Бүгенге көндә Биктәштәге фермада мөдир булып Геннадий Иванов эшли. Ләкин аның да күңеле монда түгел, ә кырда икән. - Кышкы чорда тракторга эш булмаганда гына эшләвемне сорап тордылар, язлар җитеп, басу-кырларда эшләр башлануга шунда китәчәкмен, ди гомере буе механизатор булып эшләгән Гена абый. Гаиләләре белән туган туфракка береккән гаиләдә һәркемнең үз эше, үз юнәлеше бар. Тормыш иптәше фермада эшләсә, уллары Дмитрийга да әтисе кебек техника җене кагылган, ул «МТЗ-82» тимер атын иярли. Авылның уңган һәм мактаулы гаиләләре рәтендә йөрүче Ивановлар авыл халкына тегермән тартып бирү хезмәтен күрсәтә, моның өчен биктәшлеләр бик рәхмәтле аларга, чөнки авылда мал асраучылар бихисап.
Биктәш фермасындагы 4 абзарда 1190 баш дуңгыз асрыйлар, аларны бетерәбез дигән сүзләр дә йөргән, тик әлегә яңадан кире уйлаганнар. Дуңгыз асрау зыян гына китерә, ә менә үгезләр хакында ул сүзне әйтеп булмый икән.
Ферма мөдире хезмәт куючыларны санап киткәч бер мәлгә аптырашта калдым, бөтенесе диярлек Ивановалар. - Безнең Биктәштә ике кешенең берсе Иванов фамилиясен йөртә бит, дип көлә Гена абый. Шуңа да ул фамилияләрне йөртүчеләрне исемләп кенә атап китәм: Роза, Гөлгенә, Люция, Алмазия, Вера. Алардан тыш Лилия Яковлева, Лидия Александрова, Галина Алексеева да дуңгызчылыкта тырышып эшләүчеләр. Үгез симертүдә Суфия Михайлова, Налия Алексеева, Ләйсән Яковлева, Елизаветта Иванова, Галина Николаева һәм Татьяна Габделхаковаларның хезмәте мактаулылар рәтендә. Алар карамагында 3 абзарда 325 баш үгез бар. Кышка запаслар җитәрлек күләмдә тупланган, сыйфатын да бик яхшы диләр, чөнки малларның авырлыклары бик әйбәт арта икән. Абзарларга азык кертүне, маллар алдына аларны салуда Михаил Николаев, Илдус Алексеев, Радим Иванов, Андрей Алексеев, Илнар Иванов һәм Олег Ивановлар тырыш хезмәт күрсәтә. Тирес чыгару эшен Анатолий Лапшин белән Геннадий Николаев башкара. Ә фермада эшләүчеләрне кайнар чәй һәм тәмле ризыклары белән Гөлнар Николаева тәэмин итеп тора.
Ферма территориясендәге тынлык та озакка бармады, терлекчеләребез абзар ишеген ачып керүгә таныш йөзләрне күргән малкайлар да ял итү сәгатьләрен тәмамлап, торырга ашыктылар. Бүгенге көндә Биктәштәге кайбер абзарлар буш торуның сәбәбе дә мал башын тутыра алмаудан түгел, ә эшләргә кеше булмаудан гына. Гөрләтеп эшлисе килә торган яшьләрнең нигә булмавын аңлавы авыр түгел анысы. Күпчелеге матур тормыш артыннан куып үзәккәрәк елыша шул.
12 февраль көнне мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлегенең отчёт җыелышы булды.
13 февраль Әтнә авылы клубында гашыйклар көненә багышланган "Пар аккошлар" исемле кичә үтте.
14 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында Норма авыл җирлеге башлыгы Тимур Гатауллин, мәдәният йорты җитәкчесе Зилә Шәрипова һәм участок инспекторы Раушан Зарипов белән берлектә яшьләр белән исерткеч эчемлекләрнең зарары турында әңгәмә алып барылды.
12 февраль көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район китапханәсендә уздырылган нәфис сүз осталары бәйгесенә Пыжмара авылы китапханәсеннән 9 нчы сыйныф укучысы Галимуллина Ильвира барды. Ильвира 14 - 24 яшьлекләр номинациясендә уңышлы гына чыгыш ясап 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз аны!
13 нче февраль көнне Борбаш мәдәният йортында "Бер күрешү - бер гомер" дигән исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
14 нче февраль көнне Сосна мәдәният йортында район мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" дип исемләнгән спектакле булды.