Иске Салавыч авылында яшәүче Галия Зәки кызы Низамиевага15 февраль көнне 95 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисеФәрит Хөрмәтуллиннар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Галия апа озак еллар колхозда фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Улы Рамазан һәм килене Гөлҗиһан тәрбиясендә яши.