Смәел авылында яшәүче Хәйруллина Мәсхудә Шәмсетдин кызына 10 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнанов, җаваплылыгы чикләнгән «Смәел» җәмгыятенең баш икътисадчысы Рузалия Фазылҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.