Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз белән әйтерсең, барлык тирәлек, яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан, күкрәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать әйтерсең яңа туган сабый! Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... бар табигать әйтерсең яңадан туа, яңадан ярала. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез - 8 нче Март хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhалеге дә, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы ләлә чәчәк ата. Әйтерсең лә хатын-кыз үзенең камиллеге белән язны тагын да матурлый, тирә-якны тагын да матурлый төшә. Шул ук вакытта, hәр хатын-кыз, күңеле белән яздан нидер көтә, нидер өмет итә. 5 март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә яшьләр белән үткән “Мәңге сулмас яз гөле Сез, Әни, Апа, Сеңелләр!..” дип аталган әңгәмә әнә шул турыда иде.
4 март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәдәни көндәлек проекты кысаларында башлангыч сыйныфлар белән “Китап – безнең дустыбыз” дип аталган мәдәни дәрес үткәрелде. Укучылар китап, китапханә турында бай эчтәлекле мәгълүмат белән таныштылар. Һәр укучы үзенең яраткан китабын сайлап алды. Шигырьләрне кычкырып уку оештырылды.
Габдулла Тукай...Бармы икән безнең арада бу олуг шагыйребез турында ишетмәгән, аның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган , шигырьләрен яттан сөйләмәгән бала? Юктыр, мөгаен.Әйе, Габдулла Тукай иҗаты – серле бакча кебек могҗизалы ил.Ул һәркемне үзенә чакырып тора, аның исеме, иҗаты беркайчан да онытылмас,чөнки Тукай – бөек шагыйрь!
Агымдагы ел сөекле шагыйребезнең 130 еллыгын үз эченә ала. Ил күләмендә 5 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнашында “Тукай иленә сәяхәт” исемле акция старт алды. Кили авыл китапханәсендә 3 март көнне урта һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары белән “ Тукайның әкиятләр дөньясында” дигән чара үткәрелде. Табышмаклар аша Тукай дөньясына үтеп кереп, “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрендә “кунакта булдык”.
3 март көнне Балтач Мәдәният үзәге автоклуб оешмасы Тагашур авылы халкына терлекчеләр йортында бәйрәм концерты куеп кайтты.
Түбән Кенә авыл клубында теннис уеннары оешытрылып җибәрелде. Яшьләр бирегә бик теләп йориләр.
2016 елның 1 мартында “Наз” тернәкләдерү бүлекчәсенә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Пешков Виктор Петрович килде.
Бугенге көндә яшь буынны гаилә тормышына әзерләү һәм гаиләнен әһәмиятен анлату актуаль проблема булып кала. Шул максаттан 01 март көнне Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды.
1 нче март көнне мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Шода авыл клубы үзешчәннәре Сәет Шәкүровның "Сине ташлап китә алмыйм" дип исемләнгән спектаклен халыкка тәкъдим итте.
29 февраль көнне Куныр мәдәният йортында үзешчән коллектив Наил Гәетбаевның "Ничек кияүгә чыгарга" дип исемләнгән спектаклен халыкка тәкъдим итте.
29 нче февраль көнне Норма мәдәният йортында авыл үзешчәннәре, татар театрына 110 ел булу уңаеннан "Театр яктылыкка - нурга илтә" бәйгесенә Раушан Шәрифнең "Әби, баҗай, өчпочмак" дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясын күрсәттеләр.