01 март көнне Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды.

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Бугенге көндә яшь буынны гаилә тормышына әзерләү һәм гаиләнен әһәмиятен анлату актуаль проблема булып кала. Шул максаттан 01 март көнне Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды.

“Наз” социаль үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең психологы Энҗе Василовна Корбанова һәм социаль педагогы Гөлшат Нургаяновна Сәләхова тренинг элементлары белән үрелеп баручы шөгыль үткәрделәр. Укучылар үзләренең тема белән кызыксынып тыңлуларын күрсәтеп, шөгыль барышында актив катнашып утырдылар. Аларга булачак тормыш иптәшләренең характер чалымнарын төзүгә юнәлтелгән “Партнёр сурәте” күнегүе аеруча ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International