2016 елның 1 мартында “Наз” тернәкләдерү бүлекчәсенә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы Пешков Виктор Петрович килде. Районның социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ахмадиева Гөлнара Айдар кызы бүлекчәдәге кабинетлар буенча йөреп, аның эшчәнлеге турында аңлатты. Экскурсия барышында Виктор Петрович социаль - тернәкләндерү төрләре белән якыннан танышты.
Очрашу ахырында Виктор Петрович хезмәткәрләргә һәм тернәкләнүчеләргә сәламәтлек теләп уңышлар юллады.