Мәдәният йортлары арасында бара торган бәйге кысаларында Нормабаш авыл клубында Гөлшат Зәйнашеваның "Тәвиснең айнуы" дип исемләнгән спектакле сәхнәләштерелде.
20 Февраль көнне Көек авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ил тоткалары!..” исемле хәрби-патриотик музыкаль-уен кичә үткәрелде. Биредә гыйнвар аенда домино ярышында катнашып җиңүгә ирешкән ир-егетләребез бүләкләнде. Концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле конкурс-уеннар һәр килгән кешегә дә бик хуш килде. Кичәне дискотека белән тәмамладык.
25 февраль көнне Карадуган музеена республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективын очрашуга чакырдык. Алар герой шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, “Хөкем алдыннан” картинасын сәхнәдә “җанландырдылар”. Соңыннан балалар өчен “Йолдыз егет”, зурлар өчен “Буйдаклар” спектакле куелды.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан Карадугандагы Муса Җәлил музее призына 2000-2001 елгы балалар арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Быел гына булдырылган кубок Карадуганда калды.
2016 ел Руссиядә кино елы буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Чепья авыл китапханәсендә “Телевидение:вчера, сегодня, завтра” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады. Укучыларга күргәзмә янында әңгәмә үткәрелә. Алга таба кызыклы очрашулар көтелә.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 яшь, Карадугандагы Муса Җәлил музее ачылып, “Кызыл ромашка” штабы төзелүгә 40 ел тулу уңаеннан Карадуган музеенда очрашу үткәрелде.
25 февраль көнне Т. Кенә авылында " встретимся на катке" дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә семьялар белән конкурслар оештырылды.
Бу турыда без әӊгәмә барышында районныӊ баш ветеринария табибы Алмаз Исрафиловтан сорарга булдык:
– Дөрестән дә бу авыруныӊ беренче булыр исәпкә алу Африкада була.
XXнче гасыр башында аны фәнни яктан тикшереп, куркыныч авыру икәнен исбатладылар. Африка әллә кайда булса да, дуңгызларда африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Республикада бу җитди күзәтү астында, керү юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора.
Дуңгызларда африка чумасы – вируслы, дәвалауга бирешмәве белән куркыныч, йогышлы авыру. Аныӊ белән дуӊгызлар, шул исәптән кабан дуӊгызлары гына авырый. Әмма вирусны таратучы булып һәртөрле җәнлек, кош-кортлар, терлек азыгы булырга мөмкин. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә киңәш – бик сак булу. Мөмкин булганда азык эшкәртелеп бирелергә, яраклысын да тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция ясау зарур.
Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән сон гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.
Хөрмәтле райондашлар! Сезнең уяу һәм сизгер булуыгыз, профилактика чараларын үтәүдә аңлы рәвештә җитди эш башкаруыгыз бу чирне булдырмый калуда әһәмиятле роль уйный. Шул вакытта гына районыбыз буенча авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге, фермер хуҗалыкларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларга. куркыныч янамаячак. Дуңгызларда африка чумасы белән бәйле булган сораулар туган очракта Балтач дәүләт ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итүегез сорала. Тел. 2-59-57.
26 февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә “Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт!” – әдәп-әхлак дәресе булып үтте. Укучылар Г.Тукай иҗаты аша кеше холкының уңай һәм тискәре яклары турында сүз алып бардылар. Вакытлы матбугатта басылып чыккан язмалар да бу мәсьәләнең бүгенге көндә актуаль икәнлеген ассызыклый.
В Бурбашской сельской библиотеке 26 февраля были награждены сертификатом Министерства Культуры РФ ученики 8 класса Мухарлямов Ранис и Хайрутдинова Диляра за активное участие в конкурсе "Дети рисуют Победу".