Борбаш авыл китапханэсендэ 26 февральдэ 8 сыйныф укучылары белән Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан "Син чын улы туган халкыңның”" исемле тематик кичэ утте. Кичәбездә герой шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Муса Җәлилнең китапларыннан, истәлекләреннән төзелгән күргәзмә янында әңгәмә үтте.
Биктәш авылында яшәүче Михайлова Анна Романовнага 26 февраль көнне 90 яшь тулды.
26февраль көнне һәр милләт кешесенең дә баласына билгеле булган рус балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 110 еллыкка багышлап Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Балачак планетасында Агния Барто йолдызлыгы” исемле балалар иртәсе узды. Чарабызны Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче (җитәкчеләре Галимуллина Л.Г.) балалары ярдәмендә әзерләп, кунакка 1 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Кечкенә әдәбият сөючеләребез шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган “Любитель-рыболов” җырын тыңладылар, “Снегирь” шигыре буенча төшерелгән“Снегирь” мултьфильмын карадылар. Ә шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты буенча төзелгән “Веселые стихи любимой поэтессы Агнии Барто” исемле китап күргәзмәсе һәм презентация чарабызга икенче бер төсмер бирде. Бартоның шигырьләре буенча төзелгән уеннар кичәбезне тәмамлады.
22 февраль көнне Сәрдек авыл клубында "Әти шулай була ул...!" дигән бәйге-тамаша үткәрелде.
20 февраль көнне Смәел мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Яшь әтиләр" һәм "Яшь егетләр" командасы арасында жыр-биюләр,куңелле уеннар белән берлектә бәйге булып узды.
23нче февраль көнне Арбор мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ир-егетләрдә - туган-ил көче" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ялда Ор авылы халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. 21 февраль көнне, быел ясалган шугалакта спорт бәйрәме оештырылды. Командалар җыелганчы балалар бакчасы балалары боз өстендә концерт куйдылар.Берсеннән-берсе күңелле ярышларда кеченнән алып олысына кадәр үзара көч сынаштылар.”Бәйрәм” кафесы халыкны шашлык,камыр ризыклары белән сыйлады.Бәйрәм хатын-кызлар хоккее белән тәмамланды.Халык бик канәгать булып таралышты.
22 февраль көнне кичке 6 да клубта теннис ярышлары оештырылды.18 ир –егет үз осталыкларын күрсәттеләр. Үзара ярышырга хәтта Кенә, Кенәбаш
авылыннан да егетләр килгән иде.
23 февраль көнне иртәдән боз өсте шау итеп торды, чөнки бу көнне хоккей ярышлары үткәрелде.Уеннарда 6 команда ярышты.Бу командалар өчен болеть итәргә хәтта әбиләр дә килгән иде..Менә шулай күңелле итеп бәйрәм итте Ор авылы халкы.