Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ялда Ор авылы халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. 21 февраль көнне, быел ясалган шугалакта спорт бәйрәме оештырылды. Командалар җыелганчы балалар бакчасы балалары боз өстендә концерт куйдылар.Берсеннән-берсе күңелле ярышларда кеченнән алып олысына кадәр үзара көч сынаштылар.”Бәйрәм” кафесы халыкны шашлык,камыр ризыклары белән сыйлады.Бәйрәм хатын-кызлар хоккее белән тәмамланды.Халык бик канәгать булып таралышты.
22 февраль көнне кичке 6 да клубта теннис ярышлары оештырылды.18 ир –егет үз осталыкларын күрсәттеләр. Үзара ярышырга хәтта Кенә, Кенәбаш
авылыннан да егетләр килгән иде.
23 февраль көнне иртәдән боз өсте шау итеп торды, чөнки бу көнне хоккей ярышлары үткәрелде.Уеннарда 6 команда ярышты.Бу командалар өчен болеть итәргә хәтта әбиләр дә килгән иде..Менә шулай күңелле итеп бәйрәм итте Ор авылы халкы.