“Балачак планетасында Агния Барто йолдызлыгы”

2016 елның 26 феврале, җомга

26февраль көнне һәр милләт кешесенең дә баласына билгеле булган рус балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 110 еллыкка багышлап Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Балачак планетасында Агния Барто йолдызлыгы” исемле балалар иртәсе узды. Чарабызны Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче (җитәкчеләре Галимуллина Л.Г, Хазиева А.Р) балалары ярдәмендә әзерләп, кунакка 1 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Кечкенә әдәбият сөючеләребез шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, аның  сүзләренә язылган “Любитель-рыболов” җырын тыңладылар, “Снегирь” шигыре буенча төшерелгән“Снегирь” мултьфильмын карадылар. Ә шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты буенча төзелгән “Веселые стихи любимой поэтессы Агнии Барто” исемле китап күргәзмәсе һәм презентация чарабызга икенче бер төсмер бирде.  Бартоның шигырьләре буенча төзелгән уеннар кичәбезне тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International