Көектә Ватанны саклаучылар көне

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

20 Февраль көнне Көек авылы китапханәсендә  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  “Ил тоткалары!..” исемле хәрби-патриотик музыкаль-уен кичә үткәрелде.  Биредә гыйнвар аенда домино ярышында катнашып  җиңүгә ирешкән ир-егетләребез бүләкләнде. Концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле конкурс-уеннар һәр килгән кешегә дә бик хуш килде. Кичәне дискотека белән тәмамладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International