7 апрель көнне халыкка «Наз» комплекслы хезмәт курсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе итеп Балтач гомуми урта белем мәктәбе директоры Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидаиль кызы билгеләнде.
Ел башынннан Казан ГХАТ идарәсендә балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет каршында эшләп килүче «Ышаныч» үзәге психолог-медиаторы аерылырга теләүче парлар белән очрашулар уздыра. «Гаиләне саклыйк» программасы аерылышуларны кыскартуга юнәлдерелгән. Бу проект эшли башлаганнан бирле анда 122 пар катнашты, 79 пар гаиләләрен саклап калырга булдылар, шул исәптән январь аенда – 15 пар, февраль аенда – 25 пар, март аенда - 39 пар
Бу сүзләр купләрнеӊ төшләренә керә торгандыр. Чөнки һәркем аныӊ бүгенгесе көндә күмәк хуҗалыкларда акча керүнеӊ төп чыганагы икәнен яхшы беләләр.
Акчаӊ булмаса утка да түләнми, запас частьлар да алынмый, ягулыкка, ашламага да акча күчереп булмый, хезмәт хакын, алган кредитыӊны туләү, вак-төяге турында әйтмибез дә. Димәк, сөтсез берничек булмый.
1 апрель көненә 6 хуҗалык көӊ саен 10 тоннадан артык сөт савып сата. Алда – «Татарстан» – 14495 кг., «Дуслык» хуҗалыгы – 13 216 кг., «Кызыл юл» – 12415 кг., Тимирязев исемендәге – 11980 кг. һәм «Бөрбаш» хуҗалыгы – 10505 кг. Кызганыч, юу лидерлар арасыннан «Игенче» күмәк хуҗалыгы төшеп калды. 7 хуҗалык узган елныӊ шушы чоры белән чагыштырганда күпкә кайтыш эшлиләр, 500 кг. кадәр сөт сатуда аермалык булган хуҗалыклар бар.
2016-нче елның 11 апрелендә сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының 2015-нче елгы бюджет үтәлешен раслау буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3нче этаж.
Бүген,29.03.2016,Балтач районнының ЗАГС бүлеге бинасында 14 яшьлек 6 укучы балага тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды
Республика буйлап укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар. Аларның эшләренең нәтиҗәсе булу тагын да куанычлы бер вакыйга булды. Безнең районыбыздан Балтач гимназиясенән Динә Вәлиева, Фахретдинов Васиф, Балтач урта мәктәбеннән Исрафилов Ильяс, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Дәминова Илсинә, Тляков Рәмзил, Карадуган урта мәктәбеннән Харисов Рүзәл, Кенә төп мәктәбеннән Мотыйгуллин Рәсим, Чепья урта мәктәбеннән Мортазина Диләрә, Субаш төп мәктәбеннән Нәбиев Илсафлар ВФСК ГТО ның алтын билгеләренә (значокларына) ия булдылар
27 март көнне Норма мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре, "Яшьләр онлайн" төркеме белән берлектә авыл халкы өчен "Карга боткасы" бәйрәме үткәрде.
24 март көнне Мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминевның “ Ике язмыш” исемле тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә авторның китапка кергән сәхнә әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде, җырлар яңгырады, юмористик хикәяләр укылды. Казан шәһәреннән килгән дәрәҗәле кунаклар язучы Ш. Мостафин, К. Кәримов һәм җирле язучылар авторга китап турында фикерләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр. Кичәне тамашачы бик җылы кабул итте.