Бүген,29.03.2016,Балтач районнының ЗАГС бүлеге бинасында 14 яшьлек 6 укучы балага тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Яшьләр өчен паспорт алу бер яктан мәртәбә, горурулык булса, икенче яктан зур җаваплылык,күпмедер бурычлар да өсти. Иң моһиме шуларның- Ватаныбызга хезмәт итү, аны ныгыту, үстерү һәм киләчәге турында кайгырту.Шуңа күрә дә бүгенге яшь буынга тормышта бар нәрсәгәдә ирешүләрен телибез- мәктәптә алган белемнәре киләчәктә үзләре теләгән кызыклы һөнәр сайларга , алган белемнәрен файдалана алырлык өлкәдә эшләргә, дөрес хезмәт юлы сайларга булышсын иде дигән теләктә калабыз.