Укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Республика буйлап укучылар ел дәверендә ГТО нормаларын тапшырып бардылар. Аларның эшләренең нәтиҗәсе булу тагын да куанычлы бер вакыйга булды. Безнең районыбыздан Балтач гимназиясенән Динә Вәлиева, Фахретдинов Васиф, Балтач урта мәктәбеннән Исрафилов Ильяс, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Дәминова Илсинә, Тляков Рәмзил, Карадуган урта мәктәбеннән Харисов Рүзәл, Кенә төп мәктәбеннән Мотыйгуллин Рәсим, Чепья урта мәктәбеннән Мортазина Диләрә, Субаш төп мәктәбеннән Нәбиев Илсафлар ВФСК ГТО ның алтын билгеләренә (значокларына) ия булдылар. Әлеге мактаулы алтын билге республикадан нибары 23 укучыга һәм шуларның тугызы безнең районыбыз укучыларына бирелүе тагын да зуррак җиңү дип әйтә алабыз. Әлеге күкрәк билгеләрен укучыларга 24-26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган ВФСК ГТО ның республикакүләм фестивалендә республикабыз премьер-министры урынбасары Шайхразиев Васил Гаязович шәхсән үзе тапшырды.

Тантаналы өлештән соң фестивальгә әзерлек башланды. Төрле районнардан килгән командалар үзара көч сынаштылар. Районыбыз данын якларга килгән укучылар: Балтач урта мәктәбеннән Абубакиров Динар, Балтач гимназиясенән Мухаметзянов Наил,  Халимов Динар, Карадуган урта мәктәбеннән  Гарифзянова Алсинә, Кече Лызи мәктәбеннән Мухин Максим, Спиридонов Андрей, Урта Көшкәттән  Смирнова Марина, Смәел мәктәбеннән  Фазулянова Ралия, Нөнәгәр урта мәктәбеннән  Фазильянова Алсу, Рамазанова Фирая ике көнгә сузылган фестивальдә  финалда катнашучы дипломына ия булдылар.

Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән тәбриклисе һәм киләчәктә дә җиңүләр генә булуын теләп калабыз. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International