ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

     13 май көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Минем мәдәни көндәлегем” дип исемләнгән мәдәни көндәлек белән эшкә нәтиҗә ясау өчен аралашу сәгате үткәрелде. Иң элек мәдәни көндәлек белән белән эшкә нәтиҗә ясадык. Алиш әкиятләре илендә сәяхәт иттек. Яңа әкият китаплары белән таныштык. Китап укчыларыбыз җәйге ял вакытында да китапханәбезнең актив китап укучылары булырлар диеп ышанып калдык.


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 май көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре 2016 ел- Татарстанда су саклау зоналары елы  уңае белән “Балтач” ял паркында киң катлау китап укучылар өчен “Җир-әнкәнең зәңгәр күзләре” исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата 6 май көнне Борнак авыл китапханәсендә"Халкыбызның-батырлыгы мәңгелек" исемле "могҗизалар кыры" уены 5,7,8 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде.Бу уенда барлык укучылар да актив катнаштылар.

Бәрәӊгене халык электән «икенче икмәк» дип, олылаган, җырларда җырлаган, аӊа багышлап шигырьләр, хикәяләр язган. Әмма соӊгы елларда аӊа булган кадер-хөрмәт нигәдер кимеде.  Районда күмәк хужалыкларында, шәхси бакчаларда бәрәӊге утырту мәйданнары бөтенләй юкка чыгар дәрәҗәгә килде.

Узган ел республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов инициативасы белән хуҗалыклар, шул исәптән безнеӊ районда да бу эшкә алынып карадылар, кызганыч, «борчак пешмәде». Үстергән, җыйган, саклауга куйган, аралаган бәрәӊгене бүген 3-5 сумнан гына алучылар бар, аларын да әле эзләп табарга кирәк. Ә шулай да районыбызда бәрәӊге бу елда игеләчәк, аныӊ утырту мәйданы 482 гектар булыр, дип көтелә. Иӊ зур мәйдан – 150 гектар «Татарстан»да, «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге  хуҗалыкларда 50 гектар, «Маяк»та 40 гектар, «Яна тормыш», «Игенче», «Сосна»,  «Сорнай» хуҗалыкларында 30 гектар, «Кама»да 20, «Якты юл» һәм «Активист» хуҗалыкларында 10 гектар, крестьян-фермер хуҗалыкларында 32 гектар утыртылыр дип көтелә. 

«Победная весна - Җиңү язы» акциясе кысаларында 2016 елның 5 май көнне Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Хәкимов, Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм Балтач КЦСОН «Наз» җитәкчесе Голнара Ахмадиева Саба районында урнашкан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче якташлар белән күрешеп кайттылар.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Шәхси эшмәкәр, Закиров Радик Гайфулла улы тарафыннан бүләк ителгән Мәрхәмәтлелек аллеясына куелган утыргыч, Чепья авылындагы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр өчен искиткеч бүләк булды.

 Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Чепья  авыл җирлегендә 7 май көнне мәктәп,”Халыклар Дуслыгы” музее,  мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  авылыбыз ветераннары катнашында  митинг үткэрелде.

 

 Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Чепья авыл китапханәсе, "Халыклар Дуслыгы" музее белән берлектә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче укучылар өчен "Җиңү һәркемнең күңелендә" исемле әдәби кичә үткәрә. Фронтовик язучыларның иҗаты белән танышып үтәләр, шигырьләр , әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла. Китаплар тәкъдим ителә. "Халыклар дуслыгы" музее тарафыннан "Эстафета памяти" дип исемләнгән фильм күрсәтелде. Чарада сугыш алды баласы, бик күп еллар шифаханәдә хезмәт күрсәткән Елизавета Абрамова да катнашты, ул  сугыш чорындагы вакыйгаларын сөйләде.  Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева бәйрәм уңаеннан тернәкләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. 

Әле күптән түгел генә әлеге җәмгыять, аның эшсөяр халкы белән танышып, язып чыккан идек.

Чәчү чорында эшләренең ничек баруын күрү өчен басу-кырларны янәдән бер кат иңләдек. Һәрбер җирдә эшләр гөрләп бара. Газыймҗан Исмәгыйлев “МТЗ-82” тракторы белән 97 гектарлы басуда кукуруз чәчсә, Шамил Гыйльманов “А-90ТГ” тракторында арпа чәчү белән шөгыльләнә. Рамил Фазылҗанов “ДТ-75” “тимер ат”ында борчак чәчү өчен, “К-744Р2” тракторында эшләүче Ришат Әсхадуллин арпа чәчү өчен 110 гектар җирне әзерли. “Т-150”та эшләүче Илшат Нәҗипов культивация  эшләре алып бара. Механизаторлар “Язның бер көне ел туйдыра”, дип алны-ялны белми тырышып хезмәт куялар. Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, тырышлыклары юкка китмичә, уңышлары да мул булсын дигән теләктә калабыз.

Балтач районына булган сәфәр барышында  Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов «Смәел» хуҗалыгыныӊ  1100 баш савым сыерына исәпләнгән фермасында булды, андагы технологияләр, терлекчеләрнеӊ эш шартлары һәм бүгенге эш барышы белән кызыксынды. 

Ферма төзелешен башкарып чыгуларына ышаныч белдереп, Президент терлечелектә яӊа технологияләрне кертү бүген бик әһәмиятле, дип белдерде. Хуҗалык рәисе Илһам Шакиров биргән аӊлатмалардан кәнәгать калып, Рөстәм Миӊнеханов бу зур төзелешнеӊ ахырына кадәр уӊышлы башкарылып чыгачагына ышанам, диде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International