13 май конне №12 нче Куныр филиалы мәдәни кондәлек буенча 1-2 сыйныф укучылары белэн "Китап белем чишмәсе" дигән кычкырып уку уздырды. Балалар Ә.Фәйзинен "Аучы Мәргән һәм болан кызы" исемле әкиятеннэн өзек укыдылар.
4 май көнне №12 Куныр филиалы китапханәсе Самара балалар китапханәсе оештырган "Мы читаем о войне" дигән акциядә катнашты. 8 сыйныф укучыларына китапханәче Шакирҗанова Г.Р. акциянең ничек килеп чыгу тарихын сөйләде. Акция барышында Ә.Еникинең "Кем җырлады?", "Бер генә сәгатькә", "Бала" әсәрләре укылды.
13 май көнне Сәрдек авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән мәдәни көндәлек проектын тәмамлау кысаларында “Тарихны яхшы бел, балам” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә 1 укучы авыру сәбәпле 4 укучы катнашты. Әңгәмә ахырында балаларга тарихка багышлап эшләнгән китап кыстыргычлары бирелде.
5 май көнне №12 Куныр филиалы китапханәсендә 3 сыйныф укучылары белән “Музейлар-хәтерләр мәгарәсе” дигән әңгәмә булды. Китапханәдә урнашкан музейга нигезләнеп әби-бабаларыбызның үткән тормыш юлларын искә төшердек.
13 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы булып узды. Бу чарага Балтач урта мәктәбенең 3 А, 3 Б һәм Балтач гимназиясенең 3 А,3Б, 3В сыйныфы укучылары килде. Алар ике командага бүленеп Брейн-ринг уенында катнаштылар. Уенның сораулары өч өлештән торды. Алар Бөек ватан сугышына, безнең якта үсә торган куак- агачларга һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә багышланган иде. Ике команда да зур тырышлык куеп, сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм уен ахырында гимназия командасы беренче урынга чыкты. Залда утыручы җанатарлар да уенда актив катнаштылар, үзләренең командаларын яклап , аларга булыштылар.
13 май көнне Арбор авыл китапханәсендә "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында "Могҗиза иленә сәяхәт" дигән мәдәни дәрес үткәрелде.Әлеге чарада 1-2нче сыйныф укучылары-14 бала катнашты. Китапханәче балаларга төрле халык әкиятләре тәкъдим итте, викторина уздырылды. Очрашу презентация күрсәтү белән үрелеп барылды.
13 май көнне Түнтәр авыл китапханәсендә “Минем мәдәни көндәлегем” дип исемләнгән мәдәни көндәлек белән эшкә нәтиҗә ясау өчен аралашу сәгате үткәрелде. Иң элек мәдәни көндәлек белән белән эшкә нәтиҗә ясадык. Алиш әкиятләре илендә сәяхәт иттек. Яңа әкият китаплары белән таныштык. Китап укчыларыбыз җәйге ял вакытында да китапханәбезнең актив китап укучылары булырлар диеп ышанып калдык.
11 май көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре 2016 ел- Татарстанда су саклау зоналары елы уңае белән “Балтач” ял паркында киң катлау китап укучылар өчен “Җир-әнкәнең зәңгәр күзләре” исемендә китап күргәзмәсе тәкъдим иттеләр.
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына карата 6 май көнне Борнак авыл китапханәсендә"Халкыбызның-батырлыгы мәңгелек" исемле "могҗизалар кыры" уены 5,7,8 сыйныф укучылары катнашында үткәрелде.Бу уенда барлык укучылар да актив катнаштылар.
Бәрәӊгене халык электән «икенче икмәк» дип, олылаган, җырларда җырлаган, аӊа багышлап шигырьләр, хикәяләр язган. Әмма соӊгы елларда аӊа булган кадер-хөрмәт нигәдер кимеде. Районда күмәк хужалыкларында, шәхси бакчаларда бәрәӊге утырту мәйданнары бөтенләй юкка чыгар дәрәҗәгә килде.
Узган ел республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов инициативасы белән хуҗалыклар, шул исәптән безнеӊ районда да бу эшкә алынып карадылар, кызганыч, «борчак пешмәде». Үстергән, җыйган, саклауга куйган, аралаган бәрәӊгене бүген 3-5 сумнан гына алучылар бар, аларын да әле эзләп табарга кирәк. Ә шулай да районыбызда бәрәӊге бу елда игеләчәк, аныӊ утырту мәйданы 482 гектар булыр, дип көтелә. Иӊ зур мәйдан – 150 гектар «Татарстан»да, «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 50 гектар, «Маяк»та 40 гектар, «Яна тормыш», «Игенче», «Сосна», «Сорнай» хуҗалыкларында 30 гектар, «Кама»да 20, «Якты юл» һәм «Активист» хуҗалыкларында 10 гектар, крестьян-фермер хуҗалыкларында 32 гектар утыртылыр дип көтелә.