Бәрәӊгене халык электән «икенче икмәк» дип, олылаган, җырларда җырлаган, аӊа багышлап шигырьләр, хикәяләр язган. Әмма соӊгы елларда аӊа булган кадер-хөрмәт нигәдер кимеде. Районда күмәк хужалыкларында, шәхси бакчаларда бәрәӊге утырту мәйданнары бөтенләй юкка чыгар дәрәҗәгә килде.
Узган ел республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов инициативасы белән хуҗалыклар, шул исәптән безнеӊ районда да бу эшкә алынып карадылар, кызганыч, «борчак пешмәде». Үстергән, җыйган, саклауга куйган, аралаган бәрәӊгене бүген 3-5 сумнан гына алучылар бар, аларын да әле эзләп табарга кирәк. Ә шулай да районыбызда бәрәӊге бу елда игеләчәк, аныӊ утырту мәйданы 482 гектар булыр, дип көтелә. Иӊ зур мәйдан – 150 гектар «Татарстан»да, «Бөрбаш» һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда 50 гектар, «Маяк»та 40 гектар, «Яна тормыш», «Игенче», «Сосна», «Сорнай» хуҗалыкларында 30 гектар, «Кама»да 20, «Якты юл» һәм «Активист» хуҗалыкларында 10 гектар, крестьян-фермер хуҗалыкларында 32 гектар утыртылыр дип көтелә.