Җиңү көнендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә хәрәкәтне вакытлыча чикләү

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатларында «Җиңү көне» н бәйрәм итү вакытында Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертеләчәк һәм кайбер урамнар ябылачак.

 Чикләүләр графигы:

2026 елның 8 маенда, 13:00 дән 00:00 гә кадәр (9 май):

Нариман урамында ике яклы хәрәкәт оештырылачак һәм түбәндәге чатларда хәрәкәт ябылачак:

Ленин һәм Һ. Такташ ур.;

һ. Такташ һәм К. Нәҗми ур.;

Ленин һәм Мәктәп урамнары;

Ленин һәм Совет урамнары.

2026 елның 9 маенда, 07:00 дән 13:00 гә кадәр:

Юл чатында хәрәкәт ябылачак:

Космонавтлар һәм Ленин ур.

Поселок халкын һәм кунакларын кертелгән чикләүләрне исәпкә алып маршрутларны алдан планлаштыруларын сорыйбыз. Әлеге чаралар бәйрәм чараларын үткәргәндә тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк.

Ув Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Вакытлыча юл билгеләре таләпләрен һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре күрсәтмәләрен үтәгез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International