Шәхси эшмәкәр, Закиров Радик Гайфулла улы тарафыннан бүләк ителгән Мәрхәмәтлелек аллеясына куелган утыргыч, Чепья авылындагы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр өчен искиткеч бүләк булды. Шулай ук бүлекчә яны бакчасын ООО “Труд” сигез тонна күләмендә черегән тирес белән тәэмин итте. Бүлекчә хезмәткәрләре һәм тернәкләнүчеләр барлык иганәчеләргә зур рәхмәтләрен юллап, алга таба да әлеге хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанып калалар..