«Яңа тормыш» кырларында эшләр гөрләп бара

2016 елның 10 мае, сишәмбе

Әле күптән түгел генә әлеге җәмгыять, аның эшсөяр халкы белән танышып, язып чыккан идек.

Чәчү чорында эшләренең ничек баруын күрү өчен басу-кырларны янәдән бер кат иңләдек. Һәрбер җирдә эшләр гөрләп бара. Газыймҗан Исмәгыйлев “МТЗ-82” тракторы белән 97 гектарлы басуда кукуруз чәчсә, Шамил Гыйльманов “А-90ТГ” тракторында арпа чәчү белән шөгыльләнә. Рамил Фазылҗанов “ДТ-75” “тимер ат”ында борчак чәчү өчен, “К-744Р2” тракторында эшләүче Ришат Әсхадуллин арпа чәчү өчен 110 гектар җирне әзерли. “Т-150”та эшләүче Илшат Нәҗипов культивация  эшләре алып бара. Механизаторлар “Язның бер көне ел туйдыра”, дип алны-ялны белми тырышып хезмәт куялар. Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, тырышлыклары юкка китмичә, уңышлары да мул булсын дигән теләктә калабыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International