Бар табигать язгы йокыдан уянган бер мәлдә,сөекле хатын-кызларыбыз-әбиләр, әниләр, кызларыбызга багышланганиң гүзәл бәйрәмнәренең берсе-8 март бәйрәме билгеләнеп үтелә.Шул уңайдан 9 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә әниләр, әбиләр, балалар катнашында “Серле бизәкләр” дип аталган чара узды. Балалар әниләре, әбиләре ярдәмендә тозлы камырдан бизәкләр ясадылар. Аларны матурлап буяп, ахырдан үзләре эшләгән бизәкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
Чепья мәдәният йортында хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормышыбызның язы һәм чәчәге- хатын-кыз" исеме астында концерт үтте. Концертта мари, удмурт, татар, керәшен җырларының яңгыравы, биюләр, нәфис сүз тамашачыларның күңеленә хуш килде. Быелгы концерт тамашачыларга күп санда төрле бүләкләр, чәчәкләр бүләк итү белән дә истә калыр.
Вакыт дигәнең аккан су кебек үтә дә китә.Инде менә язның беренче бәйрәме-8 март-Халык-ара хатын кызлар көне дә үтеп китте.Әлеге бәйрәмгә багышлап 7 март көнне Арбор авыл китапханәсендә "Хатын кызлар- җирнең бизәге" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә кызларыбыз белән гүзәл затларыбыз тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.Хатын-кызларыбызга багышлап җырлар җырланды,шигырьләр сөйләнде.
Вакыт дигәнең аккан су кебек үтә дә китә.Инде менә язның беренче бәйрәме-8 март-Халык-ара хатын кызлар көне дә үтеп китте.Әлеге бәйрәмгә багышлап 7 март көнне Арбор авыл китапханәсендә "Хатын кызлар- җирнең бизәге" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Кичәдә кызларыбыз белән гүзәл затларыбыз тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.Хатын-кызларыбызга багышлап җырлар җырланды,шигырьләр сөйләнде.
Йомшак әбиләр, сөйкемле хатыннар, чибәр туташлар, чая кызлар язның тәүге бәйрмендә тагын да якынрак, тагын да газизрәк, тагын да чибәррәк булалар. Бу көннәрдә аларга багышланып җырлар җырлана, мәдхия укыла, чәчәк-бүләкләр бирелә, кунак ителә. Оешмаларда, мәдәният йортларында, мәктәп-балалар бакчаларда төрле чаралар үткәрелә. Безнең китапханә дә актив китап укучы хатын-кызлар өчен "Җирнең гүзәллеге хатын-кызда" исем астында әдәби-музыкаль кичә оештырды. Әни-апаларны котларга урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары чакырылды.
Бер кушылып, бер аерылып “уйнаган” авылларның язмышы күп очракта кызыгырлык түгел. Үзгәртеп кору елларында мөстәкыйльлек алып, аерым колхоз булып яшәгәннәрнең бик күбесе тернәкләнеп китә алмады.
Әтнә әнә шундый экспериментлар кичергән авылларыбызның берсе. Үзләре: “Аерым колхоз булып яшәгәндә барысы да әйбәт иде, ул чактагы рәисебез Ринат Гыйззәтуллин бик күп төзеде, аңа эшләргә генә ирек бирмәделәр”, – дисә дә, аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Кабат “Кама”га кушылган Әтнә байтак еллар тернәкләнә алмый тилмерде.
6нчы март көнне Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач, Кукмара, Саба, Арча, Биектау, Теләче һәм Әтнә районнарының методистлары, китапхәнәчеләре өчен “Бердәм дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында китапханәнең роле” темасына зонаара семинар булып узды. Семинарда Мәгариф һәм Фән министрлыгыннан Фәйзрахманова К.Ф., Казан дәүләт мәдәнят институтыннан педагогика фәннәре кандидаты Барейчева Р.М. да чыгышлар белән катнашты. Мәгариф идарәсе методисты Зигангирова Г.Р., Балтач мәктәбе китапханәчесе Төхватуллина Ф.З., Балтач гимназиясе китапханәчесе Ибраһимова А.Г.ның чыгышлары бик эчтәлекле булды.
7 нче март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әни кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән тематик кичә булып узды. Кичә барышында әниләр, китапханәгә актив йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч – “Куян малае”ның әнисен эзләве турында әкиятне карадылар, кичәнең исеменнән күренгәнчә, үзләренең теләсә-нинди өлкәдә белгеч булуларын исбатлап, бәйгедәкатнаштылар. Укучылар әниләренә-укытучы апаларына көч биреп, җан атып утырдылар. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да җиңүче дип танылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бүген - 7 март көнне район мәдәният үзәгендә Балтачыбызның гүзәл затлары булган кадерле әниләр, йомшак әбиләр, назлы ханымнар, сылу кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты булып узды.