ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

  Иске Салавыч авылында  яшәүче Закирова Мөнирә Һади кызына 3 апрель көнне 90 яшь тулды. 

2 апрель көнне Арча шәһәренең Боз сараенда районара Төньяк хоккей лигасы ярышларында Смәелнең яшьләр “Зифа” командасы Арча районының “Хәсәншәех” командасын 7:2 исәбе белән отып 1 урынны яулады һәм кубокка ия булды.

  Шул ук Боз сараенда Балтач районының ветеран хоккейчылары арасында үткән ярышларда Смәелнең “ Зифа” командасы 1 урынны яулады,2 урын-Балтач,3 урын- Карадуган командалары.

  Фотолар “Арча хәбәрләре”  газетасы сайтында.  

2017-нче елның 11 апрелендә сәг. 13.00дә   Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше отчеты  буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3нче этаж.

2017 нче елның 3 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә әзерлек йөзеннән “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге кураторы ярдәмчесе Наталья Закирова тарафыннан “Сәламәтлек тасмасы” дип исемләнгән акция  уздырылды.

 

Бүгенге көннәрдә Сочи шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышлары уза. Анда районыбызның ике егете - Балтач урта мәктәбеннән Алмаз Садыков белән Карадуган гимназиясеннән Фазыл Камалетдинов та катнаша. Алар 2002-2003нче елгы Мамадыш һәм Әгерҗе егетләре белән бергәлектә Татарстанның җыелма командасы составында уйныйлар. Атна дәвамында барган ярышларда уңышлы гына чыгыш ясадылар. Инде бүген финал уеннары булачак. Мәскәү өлкәсе командасы белән 1нче, 2нче урынга көч сынашачаклар. Аларның уеннарын онлайн режимда туры эфирда карау мөмкинлеге дә бар, ярышлар сәгать 17.00дә башлана.

Курку белмәс, кыю егетләребезгә уңышлар насыйп булсын!!! Җиңеп кайтуларын көтеп калабыз!!!

Район җирлегендәге 18 авыл җирлеге башлыгы һәм аларның урынбасарлары, баш бухгалтерлары белән бүген - 30 март көнне район Советының утырышлар залына укуларга җыелды. РФдә гамәлдә булган законнарга үзгәрешләр кертелү уңаеннан, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, төзелеш эшләре белән бәйле рәсми документлар эшләү тәртибен өйрәнү, төзелеш алып бару өчен шәхси хуҗалыкларга җир участогы бүлеп бирү кебек берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр күтәрелде. 

 Балтач үзәк мәчетенең “Гаилә залы”нда район хатын-кызлар советы “Кызлар кыздыра” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

Сөйләшүнең темасы, бер яктан караганда, бик гади, һәркемгә мәгълүм һәм, дөресен әйткәндә, “тапталган” тема. Бу хакта бик күп сөйләшүләрнең һәм төрле югарылыктагы сөйләшүләрнең шаһите булырга туры килде инде. Әмма сөйләшкән саен бетми, киңәя, еллар үтсә дә үзгәрми торган, актуальлеген югалтмый торган, мәңгелек тема бу. Шуңа күрә дә бу түгәрәк өстәл дә өч сәгатькә якын барды. Күрәсең, кайта-кайта сөйләшүләр оештырсаң да, таманга киләсе.

30 март көнне район Советының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш темасын яктырткан рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү танатанасы булды. Уку елы башында "Гадел яшәргә кирәк" («Надо жить честно») дигән җитди исем астында мәктәп укучылары арасында рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.

3 апрель көнне Балтачның яшь иҗатчылары Арчада имтихан тотачак. 
Республикада инде берничә ел мәктәп укучылары арасында «Илһам» яшь язучылар бәйгесе үтә. Биредә ел саен Балтач укучылары да үз көчләрен сыный. Араларында беренче елын гына катнашучылар да, инде берничә ел үз әсәрләрен жюрига тәкъдим итүчеләр дә бар. 

Агымдагы елның 28 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Концертны мәдәният йорты җитәкчесе Дәүләтшин Нурулла Рахматулла улы “Энием” җыры белән башлап җибәрде. Бүгенге концерт программасы төрле шаян мәзәкләр, такмаклар, моңлы җырлар белән бергә аралашып барды. Наилә Нәбиева, Гафия Газизова, Албина Галиева башкарган җырлар, Илнур Әсхаков сөйләгән шигырьләр өлкәннәребезнең күңеленә якты истәлек булып кереп калды. Тернәкләнү узучылар әлеге матур концерт күрсәткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. 
Мондый чаралар тернәкләнү узучыларның күңелләрен күтэреп алга таба яшәргә көч, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International