Иске Салавыч авылында яшәүче Закирова Мөнирә Һади кызына 3 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, Салавыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хидая Шакирҗановалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.