Җирлек башлыклары укуга җыелды.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Район җирлегендәге 18 авыл җирлеге башлыгы һәм аларның урынбасарлары, баш бухгалтерлары белән бүген - 30 март көнне район Советының утырышлар залына укуларга җыелды. РФдә гамәлдә булган законнарга үзгәрешләр кертелү уңаеннан, җир һәм мөлкәт мәсьәләләре, төзелеш эшләре белән бәйле рәсми документлар эшләү тәртибен өйрәнү, төзелеш алып бару өчен шәхси хуҗалыкларга җир участогы бүлеп бирү кебек берсеннән-берсе катлаулы мәсьәләләр күтәрелде. 

Районның җир һәм мөлкәт палатасы рәисе Зифа Зарипова, юридик бүлек җитәкчесе Раил Мостафин, район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, контроль исәп-хисап палатасы рәисә Равил Кәримов, җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге мөдире Розалия Хәйруллина чыгышларына карата залдан күп санла сораулар яңгырады. Җирлек башлыклары үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар, тәкъдимнәр керттеләр.

https://vk.com/album-122979932_242643782

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International