Бүгенге көннәрдә Сочи шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы призына Бөтенроссия яшь хоккейчылары ярышлары уза. Анда районыбызның ике егете - Балтач урта мәктәбеннән Алмаз Садыков белән Карадуган гимназиясеннән Фазыл Камалетдинов та катнаша. Алар 2002-2003нче елгы Мамадыш һәм Әгерҗе егетләре белән бергәлектә Татарстанның җыелма командасы составында уйныйлар. Атна дәвамында барган ярышларда уңышлы гына чыгыш ясадылар. Инде бүген финал уеннары булачак. Мәскәү өлкәсе командасы белән 1нче, 2нче урынга көч сынашачаклар. Аларның уеннарын онлайн режимда туры эфирда карау мөмкинлеге дә бар, ярышлар сәгать 17.00дә башлана.
Курку белмәс, кыю егетләребезгә уңышлар насыйп булсын!!! Җиңеп кайтуларын көтеп калабыз!!!