Балтач районы укучылары "Гадел яшәргә кирәк"леген рәсемнәре аша аңлата.

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

30 март көнне район Советының утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш темасын яктырткан рәсем конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү танатанасы булды. Уку елы башында "Гадел яшәргә кирәк" («Надо жить честно») дигән җитди исем астында мәктәп укучылары арасында рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.

"Бу бәйгегә барлыгы 45 эш кабул итеп алдык. Зур осталык, зәвык белән башкарылган эшләргә комиссия белән бәя биргәндә рәсем ясау сәләте белән беррәттән, "бала күзлегеннән караганда гадел яшәү ничегрәк була, тема ачылып беткәнме, таләпләр үтәлгәнме?" дигән сорауларга җавап табу максат итеп куелды", дип белдерде район башлыгы ярдәмчесе, районның Коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе рәисе урынбасары Энҗе Гарипова. 

Укучыларга киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз! Гел шундый актив булыгыз! Мондый төр бәйгеләр үзара аралашырга, камилләшергә, сәләтеңне үстерергә һәм башкалар эшенә карата бәя бирергә зур мөмкинлек бирә.

Җиңүчеләр исемлеге белән беркетелгән документта таныша аласыз.

https://vk.com/album-122979932_242640842

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International