ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2017 ел
шимбә

5 нче А сыйныфы укучыларының “Камета” һәм 2 нче А сыйныфының “Луч” командалары 4 нче Рәсәйкүләм дистанцион конкурсның “Есть идея” төркем эшләрендә катнаштылар. Бу чара “Яр-Чаллы дәүләт педагогик университеты”ның фәнни-методик җитәкчелеге инициативасы тарафыннан үткәрелгән иде.

Конкурс, укучыларның проект һәм тикшеренү характерындагы мәсьәләләрне чишә белүгә, килеп туган вәзгыять эчтәлеген анализлауга, уртак иҗади эш тудыруга, укучы һәм укытучы арасында бергә эшләү формаларын үзләштерүгә йөз тоткан.

Балалар җитәкчеләре психолог Җәләлова Әнисә Рәсим кызы ярдәмендә алган биремнәрне зур кызыксыну белән эшләделәр һәм әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Ике команда да 3 нче урынга лаек дип табылды. Афәрин! Котлыйбыз!

2017 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында  Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза.

JuniorSkills –  иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри әзерлек нигезләре һәм мәктәп укчыларының һөнәри осталыклары ярышының программасы. Бу прграмма Балтач районы башлыгының урынбасары - Сабирзянов Наил Нургаяз улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызының инициативасы белән районыбызда икенче ел уза.

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән 4 нче апрель көнне   Балтач гимназиясе җирлегендә  9 нчы сыйныф укучылары   татар теленнән сынау тестлары уздылар. Сынау Казан Федераль университеты әзерләгән биремнәр нигезендә  сайлап алу предметы буларак үткәрелде. Биремнәрдә татар мәктәпләрендә укучылар өчен иҗади биремле изложение, рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен изложение язу каралган. Башка еллардан аермалы буларак, бу уку елында рус мәктәпләрендә укучылар өчен телдән җавап бирү өлеше кертелде. Ул 4 биремнән тора: беренче биремдә күләме зур булмаган текстны кычкырып уку, икенче биремдә шартлы сораштыруда катнашу, өченче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү, дүртенче биремдә, планга нигезләнеп, аерым бер темага эзлекле монологик сөйләү күз алдында тотыла. Төп дәүләт имтиханында катнашучы бер укучы бу биремнәрне 15 минут эчендә башкарырга тиеш. Җаваплар аудиоязмага теркәлеп бара. Мөндый төрдәге имтиханны безнең районда 18 укучы сайлаган. 4 нче апрель көнне бу укучыларның барысы да әлеге имтиханны биреп карауда катнашты.

24 нче апрель  көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тестлары  үткәреләчәк.      Татар теленнән бердәм республика тесты,  IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен  бәяләү максатыннан,    татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен тест үткәрү пунктында (Балтач мәктәбе)а  үткәрелә.   

Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә  татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.


7
апрель, 2017 ел
җомга

«Социаль туризм» программасы кысаларында 2017 елның 7 нче апрелендә “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда кунакта булып кайттылар.

 

   Агымдагы елның 7 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенең “Хәйриячеләр аллеясында” бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тернәләнүчеләр өчен “Күңеллле старт”исеме астында спорт уеннары уздырылды.

  

 «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директоры Гөлнара  Әхмәдиева “Виртуаль музей” проекты турында чыгыш ясады.

 

7 апрель көнне Субаш авыл китапханәсе күчмә китапханә белән Субаш балалар бакчасына кунакка килде.Бакчада тәрбияләнүче балаларга Йолдыз Шәрәпованың 55 яшьлек юбилее уңаеннан “Колаклы коймаклар “ дигән кычкырып уку үткәрелде.Чара барышында балалар язучының иҗаты белән таныштылар, яңа кайткан китаплар, журналларны бик кызыксынып карадылар.

Иске Салавыч авылында яшәүче Закирова Мөнирә Һади кызына 3 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, Салавыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Һидая Шакирҗанова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International