Агымдагы елның 7 нче апрелендә Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенең “Хәйриячеләр аллеясында” бүлекчә хезмәткәрләре тарафыннан тернәләнүчеләр өчен “Күңеллле старт”исеме астында спорт уеннары уздырылды.
Ярышта 2 команда обруч һәм туп белән күнегү, лабиринт ”Елан”, кара-каршы эстафета кебек ярышларда көч сынашты. Һәрвакыт күтәренке күңелле өлкәннәребез бу уенда үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр.
Әлеге уздырылган ярышлар тернәкләнүчеләргә яшәүгә дәрт һәм этәргеч бирә.Шуңа да инде бу ярышларны өлкәннәр күңелгә -терәк, тәнгә- сихәт диеп саныйлар.