Мөнирә апа Закирова 42 еллык хезмәт стажына ия.

2017 елның 7 апреле, җомга

Иске Салавыч авылында яшәүче Закирова Мөнирә Һади кызына 3 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, Салавыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Һидая Шакирҗанова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Мөнирә апа Закирова Салавыч авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр өчен бик таныш шәхес. Ул гомеренең 42 елын Салавыч авыл Советында салым җыюда исәп-хисап эшләрен башкаручы хезмәткәр булып эшләүгә багышлаган. Илебезнең тынычлыгы югалып, Бөек Ватан сугышы башлангач, ул 13 яшьлек чагында ук хезмәт юлын башларга мәҗбүр була. Нинди авыр еллар аша үтеп, авылдашлары белән бергәләп ачы хәсрәтләрне, кайгылы хәбәрләрне күп кичерергә туры килә аңа. 

1950нче елда Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашы Габделфәрт Закир улы белән кавышып, гаилә коралар, 6 балага гомер бүләк итәләр. Тик кызганыч, бүгенге көндә 53 ел парлы гомер иткән Габделфәрт ага да һәм 4 баласы да гүр иясе булган... Әлеге олы кайгыларны сабыр гына кичереп, кызы Гөлнара тәрбиясендә гомер итә юбиляр. Улы Фәргатьнең гаиләсе дә янәшәдә генә. 8 оныгы, 4 оныкчыгы өчен дә кадерле дәү әни ул. 

Узган гомер юлына борылып карап, хатирәләрен барлаганда, Мөнирә апа һәрчак тормыш юлдашы Габделфәрт аганы искә ала. Ярты гасырдан артык бер сүздә, бер уйда булып, тигез, матур тормыш юлы үткәннәр алар. 

Габделфәрт Закиров сугышка 1942 елда аланып, каты бәрелешләргә дучар була. Авыр тән җәрәхәтләре алып, 9 ай госпитальдә ята. Аңа хәтта кайтып китәргә рөхсәт ителсә дә, ул дәваланып, аякка басу белән кабат яу кырына ашыга. Сугышның соңгы көннәренә кадәр илебез тынычлыгы өчен көрәшә. Германия шәһәрләре аша үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән чын каһарманнар арасында Габделфәрт ага да була. Сугыш тәмамлангач та аңа туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул тагын 3 елга армия сафларына алына. Бары тик 1948 елда гына Салавычта туган йорт ишеген ачып керү бәхетен татый. Озак еллар колхозда хисапчы, ягъни счетовод булып хезмәт куя. 

Юбилярыбыз - Мөнирә апа Закирова бүгенге көндә тормыш иптәше хөрмәтенә салынган йортта кызы белән гомер итә. Онык-оныкчыклары, якыннары янәшәсендә, социаль яклау бүлеге тарафыннан беркетелгән хезмәткәрнең дә ярдәмен тоеп, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә яшәве белән ул бик бәхетле.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International