JuniorSkills

2017 елның 8 апреле, шимбә

2017 нче елның 4-6 нче апрель көннәрендә Балтач районында  Junior Skills стандартлары буенча “Яшь профессионалларның” муниципаль чемпионаты уза.

JuniorSkills –  иртә һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри әзерлек нигезләре һәм мәктәп укчыларының һөнәри осталыклары ярышының программасы. Бу прграмма Балтач районы башлыгының урынбасары - Сабирзянов Наил Нургаяз улы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызының инициативасы белән районыбызда икенче ел уза.

4нче апрель көнне Батач урта мәктәбе базасында – электротехника, электромонтаж, слесарь; Балтач гимназиясендә – робототехника, дизайн, ресторан сервисы, чәчтараш; Карадуган гимназиясендә – татар ашлары компетенцияләре буенча һөнәри ярышлар узды.

5нче апререль көнне Түнтәр мәктәбе базасында – журналистика; Субаш мәктәбендә – туризм; Сосна мәктәбендә - ландшафт дизайны, флористика, декоратор компетенцияләре буенча укучыларыбыз көч сынашты.

Бүген 6 нчы апрель көнне Норма мәктәбе базасында – сайт булдыру, лаборатор-химик анализ, интернет әйберләр; профессиональ лицейда – кирпеч салу, сәркатип, пешекче; Борбаш мәктәбендә – агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы юнәлешләре буенча ярышлар узачак.

 Жюри комиссиясенә саналып киткән юнәлешләр буенча районда эшләүче профессиональ хезмәткәрләр кертелде. Алар һәр компетенциядә үз фикерләрен әйтеп бәяләр куялар.

Укучыларыбыз бу ярышларда бик теләп катнаша, аларны әзерләгән остазларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ярышларның нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле булачак.

 

Җиһангирова Гөлшат

Мәгариф идарәсе методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International