Татар теленнән бердәм республика тестлары турында

2017 елның 8 апреле, шимбә

24 нче апрель  көнне район мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар теленнән бердәм республика тестлары  үткәреләчәк.      Татар теленнән бердәм республика тесты,  IX сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен  бәяләү максатыннан,    татар теле фәненән төп гомуми белем бирү программасын үзләштергән укучылар өчен тест үткәрү пунктында (Балтач мәктәбе)а  үткәрелә.   

Укучылар үзләре укыган програмалар нигезендә  тестларны 4 төрле юнәлешкә бүленеп эшлиләр:  татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен, рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәре укучылары өченрус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәре укучылары өчен һәм   удмурт, мари   телләрен өйрәтүче белем бирү оешмалары укучылары өчен.

Тест эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  әзерләнгән биремнәр белән,    махсус бланкларда башкарыла. Укучылар башкарган эшләр тикшерү өчен   төбәкнең мәгълүматны эшкәртү үзәгенә тапшырыла. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International