ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2017 ел
шимбә

"Тукай!"Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук керкп урнашкан.Чөнки без аның шигырьләрен кече яшьтән үк өйрәнеп,җырлап үсәбез. 20 апрель көнне  Арбор авыл китапханәсендә "Мин -Тукайлы татар баласы" исемле чара узды. Китапханәче балаларны, язучының тормышы,иҗаты белән таныштырды,яңа кайткан китапларга күзәтү ясады. "Мин кайсы әкияттән?" дип аталган викторинада катнашып,балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.Чарада Арбор мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.


21
апрель, 2017 ел
җомга

Агымдагы елның 21 нче апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”акциясе кысаларында “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы пенсионерлар һәм мөмкинлеге чикле кешеләр белән бүлекчә хезмәткәрләре “Марш добра” исеме астында эстафета уздырдылар һәм  тернәкләнүчеләр “Социаль туризм” программасы кысаларында Малмыж шәhәренең “Туган як” музеенда сәяхәттә булдылар.

 

21 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Экология елына багышлап 2017 елның 1 январеннән 20 апреленә кадәр барган “Китап аша саклыйк табигатьне” дип аталган рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Районыбызда яшәүче 4-5 сыйныфларда укучы китап укучыларыбыз 2017 елда юбиляр язучыларның әсәрләрен укып, шул текстка иллюстрация ясарга тиеш иделәр. Барлыгы икенче турга 33 эш килеп, алардан китапханәнең уку залына күргәзмә ясалып куелды. Балаларгаиҗат итәр өчен күбрәк татар язучысы Г.Ибраһимов, Н.Каштан, А.Хәсәнов һәм рус язучылары К.Г.Паустовский, Д.М.Мамин–Сибиряк, И.С.Соколов-Микитов тәкъдим ителде.Жюри бәйгегә килгән эшләр белән танышып чыкканнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килде:

1 урынга Түнтәр авыл китапханәсеннән Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаков Булатның К.Г.Паустовский “Леса” әсәренә ясалган иллюстрациясе лаек булды (Җитәкчесе Каримова Ч.З.).

2 урынга ике эш тәкъдим ителде. Карек-Серма авыл китапханәсеннән Чепья урта мәктәбенең 3сыйныф укучысы Байманова Наталиянең Д.Н. Мамин-Сибирякның “Серая шейка” әсәре буенча ясалган эше (җитәкчесе Якимова М.А.)  һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы Гильмутдинов Айзатның (җитәкчесе Гараева Р.Х.) А.Хәсәновның “Үтерә күрмәгез!” хикәясе буенча эшләнгән рәсемнәре чыкты.

3 урынны шулай ук ике эш бүлеште. Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән Шәрипов Рәсүлнең А.Хәсәновның “Көзге урман аланында” хикәясе буенча буенча ясалган эше (җитәкчесе Галиева З.Н.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач гимназиясенең 4А сыйныф укучысы Юнусова Камилланың Д.Н.Мамин-Сибирякның “Сказка про Козявочку” әкияте буенча ясалган рәсемнәре чыкты.

Ә кызыксындыру призына жюри әгъзалары 3 эш тәкдим иттеләр. Дорга авыл китапханәсеннән Казан шәһәренең 72 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Волков Тимурның Н.Каштановның “Алмагач читекләре” әсәре буенча, Арбор авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Кабирова Зилиянең Д.Н.Мамин-Сибирякның “Зимовье на студеной” әсәре буенча (җитәкчесе Гарипова Л.Р.) һәм Куныр авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова КамиләнеңА.Хасановның “Зәңгәр алан” әсәренә (җитәкчесе Гарипова Л.Ю.)ясалган эшләрен тәкъдим итте.

  Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

Шеңшеңәр авыл җирлегендә, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына Президентыбыз Р.Н. Миннехановның бүләкләре тапшырылды

Агымдагы елның 20 нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр  өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19нче апрельдә Смәел авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларын  яңа китаплар белән таныштыру максатыннан   "Яңа китап-яңа ачыш"дип исемләнгән китап уку оештырылды.


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре”дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе  бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты.  Китапханә яңалыклары ,  яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып  өлкән  яшьтәге  китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең  матур гадәтенә әйләнде.

Җир йөзендә бик күп төрле һөнәрләр бар. Бүген Чепья балалар китапханәчесе урта мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән шул хакта "Профессиии все важны" дигән чара үткәрде. Укучыларга башта  һөнәрләр турында видеоролик  күрсәтелде, аннан әти-әниләренең һөнәрләре  турында фикер алышу булды, соңыннан алфавиттагы һәр хәрефтән башланган  һәнәрләрне санадылар. Соңыннан  хезмәткә багышланган әйтем-мәкальләрне  искә  төшерделәр.

18 нче апрель көнне Алан авыл китапханәсендә "Китап табиблары" көне уздырылды. Китапханәгә йөрүче, китап сөюче укучылар бик теләп "авырган китап"ларны дәваладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International