“Китап аша саклыйк табигатьне”

2017 елның 21 апреле, җомга

21 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Экология елына багышлап 2017 елның 1 январеннән 20 апреленә кадәр барган “Китап аша саклыйк табигатьне” дип аталган рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Районыбызда яшәүче 4-5 сыйныфларда укучы китап укучыларыбыз 2017 елда юбиляр язучыларның әсәрләрен укып, шул текстка иллюстрация ясарга тиеш иделәр. Барлыгы икенче турга 33 эш килеп, алардан китапханәнең уку залына күргәзмә ясалып куелды. Балаларгаиҗат итәр өчен күбрәк татар язучысы Г.Ибраһимов, Н.Каштан, А.Хәсәнов һәм рус язучылары К.Г.Паустовский, Д.М.Мамин–Сибиряк, И.С.Соколов-Микитов тәкъдим ителде.Жюри бәйгегә килгән эшләр белән танышып чыкканнан соң түбәндәге нәтиҗәгә килде:

1 урынга Түнтәр авыл китапханәсеннән Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Габделхаков Булатның К.Г.Паустовский “Леса” әсәренә ясалган иллюстрациясе лаек булды (Җитәкчесе Каримова Ч.З.).

2 урынга ике эш тәкъдим ителде. Карек-Серма авыл китапханәсеннән Чепья урта мәктәбенең 3сыйныф укучысы Байманова Наталиянең Д.Н. Мамин-Сибирякның “Серая шейка” әсәре буенча ясалган эше (җитәкчесе Якимова М.А.)  һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач урта мәктәбенең 4Б сыйныф укучысы Гильмутдинов Айзатның (җитәкчесе Гараева Р.Х.) А.Хәсәновның “Үтерә күрмәгез!” хикәясе буенча эшләнгән рәсемнәре чыкты.

3 урынны шулай ук ике эш бүлеште. Шеңшеңәр авыл китапханәсеннән Шәрипов Рәсүлнең А.Хәсәновның “Көзге урман аланында” хикәясе буенча буенча ясалган эше (җитәкчесе Галиева З.Н.) һәм Балтач үзәк балалар китапханәсеннән Балтач гимназиясенең 4А сыйныф укучысы Юнусова Камилланың Д.Н.Мамин-Сибирякның “Сказка про Козявочку” әкияте буенча ясалган рәсемнәре чыкты.

Ә кызыксындыру призына жюри әгъзалары 3 эш тәкдим иттеләр. Дорга авыл китапханәсеннән Казан шәһәренең 72 нче мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Волков Тимурның Н.Каштановның “Алмагач читекләре” әсәре буенча, Арбор авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Кабирова Зилиянең Д.Н.Мамин-Сибирякның “Зимовье на студеной” әсәре буенча (җитәкчесе Гарипова Л.Р.) һәм Куныр авыл китапханәсеннән Арбор төп белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова КамиләнеңА.Хасановның “Зәңгәр алан” әсәренә (җитәкчесе Гарипова Л.Ю.)ясалган эшләрен тәкъдим итте.

  Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International