Донорлар көне.

2017 елның 21 апреле, җомга

Агымдагы елның 20 нче апрелендә Рәсәй күләмендә узучы донорлар көне уңаеннан  “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында “Наз” социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр  өчен түгәрәк өстәл артында донорлар белән әңгәмә уздырды.Чараны бүлекчә җитәкчесе Тәнзилә Зәкиева донорларның кирәклеге турында сөйләп башлап җибәрде. Медицина ягыннан кан һәм плазма бирү, анын нинди максатларда кулланылганын бүлекчәнең шәфкать туташы Лимуза Фәхретдинова   аңлатты. Шулай ук әлеге очрашуда почетлы донорлар Чепья авылыннан Мингазов Радик Мәхмүт улы һәм Кунырдан Сөләймәнов Зәкәрия Вәлиулла улы, тернәкләнүчеләр арасыннан Курмала авылыннан Габделхаков Фоат Кәшип улы, Казан шәһәреннән Айбатов Фәргәт Тәлгәт улы да катнашты. Алар донор буларак бу хезмәтнең сәламәтлеккә файдалы булуын ассызыклап һәм донорларга бирелгән өстенлекләргә дә тукталдылар.

Әлеге чараны  Пыжмара төп белем бирү мәктәбе укучыларының дәвага мөхтаҗ, Мәскәу шифаханәсендә давалану курсы узучы Алинә Бариева өчен оештырылган хәйрия концерты дәвам итте. Концертта төрле милләт халкының шаян, дәртле җырлары яңгырады. Әлеге чаралар  катнашучыларның күңелендә мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмчел булу хисләрен уятты, аларны  хәйрия акциясендә катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International