2017 нче елны 16 нчы апрелендә “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге куратор ярдәмчесе Наталья Закирова һәм активистлар тарафыннан “Сәламәтлек марафоны” дип исемләнгән акция уздырылды.
15 апрель - халыкара бердәм экологик белемнәр көне уңаеннан Чепья зурлар китапханәсе "О чём молчит природа" дип исемләнгән бибилиоэзләнү белән экологик акциядә катнашты. Очрашуга төньяк территориаль управлениясенең1нче разрядлы белгече Ибраһимов Мансур Галимуллович та катнашты. Урта мәктәпнең 8 һәм 10 сыйныф укучыларының кызыксындырган күп санлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук акциядә "Халыклар дуслыгы музееннан Бариева Сания Мансуровна да катнашып, музейдагы Татарстанның экологиясенә багышланган яңа китаплар белән таныштырды. Бу библиоэзләнүдән соң укучылар табигатүнең матурлыгын, чисталыгын, сафлыгын саклау бары тик һәркемнең кылган гамәленә бәйле икәнен тагын да ныграк аңлады.
15 апрель – Халыкара экологик белемнәр көне уңаеннан, Балтач үзәк зурлар китапханәсендә “Полна загадок чудесница природа” дип исемләнгән экологик акция үткәрелде. Балтач урта мәктәбенең 8 нче сыйныфлары укучылары, экомозаика биремнәренә җавап биреп, экологик белемнәрен сынадылар.
Бөрбаш китапханә филиалының кече-музей экспонатларыннан оештырылган Татар өе куренеше "Ак калфак"кунакларында зур кызыксыну уятты.
2017 нче елның 12 апрелендә “Балалар көтә” акциясе кысаларында “Наз” үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм “Волонтер” үзәге активистлары 3 нче дәрәҗәдә мөмкинлекләре чикле булган инвалид бала янына берып кайттылар.
10 апрель көнне Борнак авыл китапханәсендә оештырылган“Туган як тарихы музее” на 22 ел тулды.Шул уңайдан музейда экскурсия үткәрелде.Бүгенге көнгә кадәр музейда кемнәр генә булмады.Укучылар,студентлар,җитәкчеләр,журналистлар,Мәскәү,Төркиядән кунакка кайтканнар.Музейдагы экспонатларның һәркайсы бик кызыклы һәм файдалы. Тарихый яктан да,тәрвияви яктан да гаять әһәмиятле алар.Музей килер буыннар өчен генә түгел,хәзерге көндә дә зур кызыксыну тудыра.
7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында якташ язучыбыз Фәридә Шакированың юбилее уңаеннан “Күңелендә кояш нуры” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре, якыннары Фәридә ханыма тирән соклану хисләрен белдерделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кичә шигырь, җыр-моңга үрелеп барды.
Укучыларны якташ язучылар иҗаты белән якыннанырак таныштыру,якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту,туган як табигатен,туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан 11 апрель көнне Арбор авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары белән "Якташ язучылар иҗатында туган як табигате" исеме белән тематик кичә үтткәрелде.
7 апрель – халыкара сәләмәтлек көне уңаеннан Шеңшеңәр авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәламәтлегеңне кечкенәдән сакла!” дип исемләнгән чара булып узды. Чара барышында балалар белән сәламәтлекне ничек сакларга, яхшы һәм начар гадәтләр турында әңгәмә узды. Балалар әдипләрнең сәламәтлек темасына багышланган шигырьләрен кычкырып укыдылар, табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.
Чепья авылының "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрның мәктәпкә әзерлек төркеме балалар китапханәсенә кунакка килде. Китапханә белән китапның кеше тормышындагы роле турында кыскача мәгълүмат тыңлаганнан соң, балалар китапханә белән таныштылар, табышмак-җавап уенында актив катнаштылар. Шулай ук кече яшьтәге балалар өчен яз турында язылган китапларга да күзәтү үткәрелде.