2017 нче елны 16 нчы апрелендә “Наз” үзәге социаль педагогы, “Волонтер” үзәге куратор ярдәмчесе Наталья Закирова һәм активистлар тарафыннан “Сәламәтлек марафоны” дип исемләнгән акция уздырылды. Максаты – сәламәт яшәү рәвеше алып баруга өндәү.
Акцияне уздыруда материаль ярдәмне “Труд” колхозы директоры Хадиев Рашид Хафизович күрсәтте.
Көннең яңгырлы булуына карамастан “Сәламәтлек марафоны”нда катнашырга өлкәннәр дә, яшьләр дә килгән иде. Акция башында катнашучылар җылыну күнегүләре эшләделәр, анна соң алдан билгедәнгән маршрут буенча йөгереп уздылар.
Акция азагында һәркем тәмле күчтәнәчләрдән авыз итә алды.