ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Нәрсә соң ул мәхәббәт,ярату?Бу сорау бик күпләрне борчый,уйландыра һәм  аңа һәр кеше  үзенчә җавап бирә...Мәхәббәт ул-сөю,ярату.14 февраль көнне Арбор авыл китапханәсендә "Нинди бәхет сөя белү" исемле әдәби кичә үткәрелде.Кичә барышында  укучылар тарафыннан мәхәббәт темасына багышланган Ш.Җиһангирова,Ф.Яруллин,Һ.Такташ һәм башка язучыларыбызның шигырьләре укылды,сораулар  буенча җаваплар тыңланды.

11-13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадларының йомгаклау туры үткәрелде. Норма урта мәктәбе укучылары Галипова Илүзә (укытучысы Җәләева Г. Г.), Рахматуллина Алисә, Ризванова Зәлия (укытучылары Асадуллина Э. В.), Смәел мәктәбеннән Нәкыйпова Ләйсән (укытучысы Нәбиева Г. Х.) олимпиаданың республика призерлары булдылар. 

Кызларны һәм аларны олимпиадаларга әзерләгән остазларын зур җиңүләре белән котлыйбыз, укуларында һәм эшләрендә уңышлар телибез!

9-11 нче февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәплэрендә укучылар өчен татар теленнән олимпиаданың йомгаклау этабы узды. Норма мәктәбеннән Асхадуллина Гөлназ (укытучысы Асадуллина Э. В.), Махмутова Гөлүзә (укытучысы Насихова Г. Р.), Бөрбаш мәктәбеннән Латыйпова Алсу (укытучысы Нуретдинова З. З.) олимпиадада призлы урыннар яуладылар. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз! Призлы урын алулары аларга апрель аенда Казан шәһәрендә үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан V Халыкара олимпиадада катнаша алу хокукы бирә. Киләсе ярышларда да аларга уңышлар телибез!

Балтач гомуми белем мәктәбендә Саба, Теләче, Биектау районнары директорлары стажировкасы кысаларында «Гомуми белем мәктәбендә татар теле: милли тәрбия, заманча таләпләр һәм мөмкинлекләр» темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы булып узды

9нче февраль көнне Арча районы Яна Кенәр балалар иҗат үзәгендә республикакүләм шахмат турниры үткәрелде. Безнең район команда составында Камалов Сәйдәш,  Юнусова Камилә (Балтач гимназиясе) һәм Хөрмәтуллин Азат (Салавыч лицее)  2нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!!!

Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек максатыннан бу уку елында Балтач районында ноябрь аеннан февраль аена кадәр  2 зонада  түбәндәге мәктәпләрдә ресурс үзәкләр эшләде.

 

Балтач урта мәктәбендә – рус теле, физика, җәмгыять белеме

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә – математика

Салавыч күппрофильле лицеенда - химия

Балтач гимназиясендә – биология, инглиз теле

Чепья  урта мәктәбендә – рус теле, биология

Нөнәгәр урта мәктәбендә – математика, химия

Г.Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбендә – физика

Норма урта мәктәбендә – җәмгыять белеме

Смәел урта мәктәбендә – тарих

Урта Көшкәт урта мәктәбе – информатика фәннәреннән

"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында 10 февраль көнне Яңгул җирлеге ярминкә һәм концерт тәкъдим итте. Бу бәйгене оештыруда Яңгул балалар бакчасы да үз өлешен кертте. Иртән Балтач бистәсе үзәгендә ярминкәдә, кичен район мәдәният үзәге фойесында күргәзмәдә катнаштылар.

10 февраль көнне район үзәккитапханәсендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталары бәйгесенең  2 туры булып узды.  Бәйгедә барлыгы  36 нәфис сүз остасы катнашты.  Бәйгедә катнашучыларның иң өлкәне- 71, иң яше- 7 яшьтә булды.

Бәйге нәтиҗәләре:

6 яшьтән- 14 яшькә кадәр

1 урын -  Абдуллина Гүзәл-Карадуган

                  Муллагалиева Диләрә- Балтач

2 урын -       Гарифуллина Сөмбел-Куныр

                      Рахматуллина  Адина-Чепья

3 урын-Шаябтдинова Инзилә- Пыжмара

                     Хафизова Диләрә- Сосна

                     Хаҗиева Динә- Норма

14 яшьтән- 24 яшькә кадәр

1 урын -  Хайруллина Гүзәл-Балтач

                   Сафиев Артур-Чепья

2 урын -    Низамова Мәликә- Балтач

24 яшьтән-……

1 урын -     Төхвәтуллина Фәнзия-Балтач

                     Алексеева Нәзирә- Субаш

2 урын  -    Гарипова  Гөлшат  - Салавыч

3 урын -     Сәмигуллина Мәдинә  - Кенәбаш

 

Кызыксындыру призы:   Нәкыйпова Нәргизә- Түнтәр

10 нчы февраль көнне Куныр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Мәктәбем – хыял иле” дип исемләнгән концерт – тамаша тәкъдим иттеләр. Шаян-дәртле  биюләре, күңелле шат җырлары килгән тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Ял кичәсен оештырган укытучылары олы рәхмәт сүзләренә лаек. 

9 нчы февраль көнне Балтач гимназиясендә физик культура атналыгы кысаларында, Фәридә Савиловна җитәкчелегендә, 7 нче һәм 8 нче сыйныф егетләре арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Саф һава һәм спорт сәламәтлек нигезе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International