ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызның горурлыгы булган Чулпан Габделганиева ( тренеры Фагыйль Гайнетдинов ) шашка буенча Россия Чемпионы дигән дәрәҗәле мактаулы исем алып, туган ягы - Балтачыбызга кайтты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов белән яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Балтач чигендә үк чәчәк бәйләмнәре белән каршы алдылар.

5 һәм 6 май көннәрендә Саба районында республика күләмендә хатын-кыз муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол ярышлары булып узган иде. Алдан хәбәр итүебезчә әлеге чарада Балтачыбыз данын яклап, ике көн дәвамында көч сынашырга батырчылык иткән гүзәл затларыбызның бердәм командасы III урынны яулап кайтты. 

Районның авыл хуҗалыгы тармагында бәйрәм көннәрендә дә эш тынып тормады. Игенче-механизаторларыбыз кырлардан кайтып кермәде, һава торышы рөхсәт биргәндә язгы кыр эшләре белән мәшгуль булып, бөртекләрне җир куенына иңдереп калырга тырышты. Бүгенгә, ягъни 10 майга алынган күрсәткечләргә караганда, район буенча барлыгы 18 мең 354 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Шуның эченнән 11 мең 928 гектарын бөртекле культуралар алып тора. Нигездә, чәчелгән мәйданнарның күпчелек өлешен арпа, борчак, бодай кебек культуралар били.

Берничә минут элек район мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, 72 тапкыр бәйрәм салюты атты. Балтачыбыз кичке сәгать 10.00да "День Победы" җыры яңгыраганда аллы-гөлле салют утларына күмелде.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Үлемсез полк" акциясенә бистәбезнең барлык оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тезелде. 

Кечкенә яшьтәге сабыйлардан алып, укучы балаларга кадәр дә читтә калмады әби-бабаларыбызны хөрмәтләү чарасыннан. Елдан-ел әлеге акциягә кушылучылар саны арта. Алар һәрберсе безгә Җиңү язы бүләк иткән шәхесләргә рәхмәт әйтеп, алар рухын олылый. "Үлемсез полк"ка баскан һәркемнең йөзендә елмаю һәм горурлык хисе иде, чөнки без җиңүчеләр дәвамчысы.

 


Зәлия Фәйзрахманова

Быел "Үлемсез полк"ка 2 меңгә якын балтачлы кушылды. 

Хәтер маршына гаиләләре белән басучыларны да күрергә мөмкин иде,  җитәкчеләр дә әлеге акциядән читтә калмады, алар да бик матур үрнәк күрсәтте. Өлкәннәребез дә "Үлемсез полк"чылар рәтен тулыландырып, яу кырында башын салганнарны хөрмәтләп, адым саен алар рухына дога ирештерде.

 


Зәлия Фәйзрахманова

Быел бу мәртәбәле очрашуга Балтачыбыздан 8 кеше - сугыш һәм тыл, Әфган җирендә барган канкойгыч сугышларда катнашкан ветераннар барды:
Мансур Хәсбиуллин, Гыйльван Гыйльмуллин, Гафифәбану Мифтахова, Клара Рамазанова, Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, Әминә Габдрахманова, Мөнҗия Гарипова һәм әфганчы Фәрит Галимов барды. Республика Президенты җитәкчелегендәге бу чара Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында узды. "Корстон" үзәгендә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. 

Шулай ук район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссариат җитәкчесе Васыйл Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина да катнашты.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

10 май көнне Пыжмара авыл китапханәчесе  Ахметшина Дания  Пыжмара  төп белем  мәктәбендә  мәдәни көндәлек  проектын  йомгаклау  чарасы  уздырды. Ел дәвамында  иң күп мәдәни чараларда булып һәм иң күп  китап укып, көндәлегенә  тамга  куйдырган  укучыларны  бүләкләр  көтә!

 10 май көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә мәдәни көндәлек проектын йомгаклау чарасы булып узды. Бу чарага Балтач гимназиясенең 3 А, 3 Б һәм сыйныфы укучылары килде. Алар ике командага бүленеп  Брейн-ринг уенында катнаштылар. Уенның сораулары өч өлештән торды. Алар Бөек ватан сугышына, безнең якта үсә торган куак-    агачларга һәм балалар яратып укый торган әсәрләргә  багышланган иде. Ике команда да зур тырышлык куеп, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Залда утыручы  җанатарлар да  уенда актив катнаштылар, үзләренең командаларын яклап , аларга булыштылар.

 

9 май бәйрәме уңаеннан 8 май көнне Чутай авылы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан " Җиңү алып килде язлар " дип исемләнгән тантаналы митинг булды. Район, авыл җирлеге җитәкчеләренең котлаулары, 1 минут тынлык, сугыш еллары күренешләре, ветеран истәлекләре , үлемсез полк маршын Чутай башлангыч мәктәбе укучылары концерт номерлары белән чиратлаштырып алып барды. Митинг үткәрүгә күп көч куйган мәктәп коллективына зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International