"Чапшар авыл клубында “Сезнең күңел - якты йолдыз кебек, сезнең күңел - чиста саф чишмә!” дип исемләнгән зур һәм бик эчтәлекле, күңелле концерт куйдык. Актив катнашканнары өчен авылым халкына мең рәхмәт!" дип хәбәр итә авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.
Район үзәгендә Югары Субаш авыл җирлегенең ярминкәсе гөрләде. Тукай исемендәге һәм "Уңыш" хуҗалыклары, шушы җирлекнең шәхси эшмәкәрләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән ярминкә комиссия тарафыннан уңай билге алып, 7 балл белән бәяләнде.
Район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә 10 мартта авыл хуҗалыгы машиналарының 2017 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү максатыннан, техник күзәтү үткәрү башланып китте. Иң беренче чирканчыкны Шеңшеңәр авыл җирлегендәге "Маяк" җәмгыяте алды. Биредә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, 20 хуҗалыкның баш инженерлары катнашында семинар-киңәшмә узды.
VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына килгән кунаклар хөрмәтенә район мәдәният үзәгендә концерт тәкъдим ителде. Концерт Балтач тарихын бәян итүдән башланды. Еллар үтеп, бүгенге халәткә килеп җиткән тарихны күз алдыннан кичергәннән соң район башлыгы Рамил Нотфуллинга сүз бирелде. Ул чыгышында кунакларны районның икътисади хәле, җитештерүчәнлек күләме белән генә таныштырып калмады, ә авыл хуҗалыгы тармагын, эшмәкәрлекне үстерүгә, авылларны саклап калуга, халкының яшәешен тәэмин итүгә каралган республика программаларының үтәлешенә, төзелеш тармагына бирелә торган ярдәмнәргә тулы бәя бирде. "Республикабыз Президенты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар булу - авылларыбызны саклап калырга бик нык ярдәм итә", дип ассызыклады.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Балтач бистәсендә шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинның ширкәтендә, Рәмзия Закированың крестьян фермер хуҗалыгында, Бөрбаш урта мәктәбендә һәм шушы авылда Илшат Гыйльмуллинның КФХсында ит эшкәртү цехында, шәхси эшмәкәр Булат Фазлыевның агачтан материаллар әзерләү цехында, "Смәел" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә (җитәкчесе Илһам Шакиров) һәм Мансур Хаҗиевның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар.
Түбән Новгород-Сергач, Удмуртия... Әлеге төбәкләрдән килгән Рәшит әфәнде, Эльза ханым белән аерым сөйләштек: «Балтач гаять тә матур табигатьле район икән. Биредә тормыш таза, күренеп тора, яхшы яшисез...Йортлар нинди төзек, яхшы... Халкыгыз ягымлы, үзенә тартып тора... Җирле эшмәкәрләрегез дә намуслы...”, диде алар беравыздан.
Бүген килгән кунаклар арасында бик еш ТНВ каналыннан күренгән, Ульяновск татарларын бар дөньяга бәян иткән, гаять тә үтемле, карап туймаслык тапшырулар әзерләүче танылган журналист, татар дөньясына мәгълүм шәхес, татар җәмәгатьчелеге эшлеклесе Рәмис Сафин да бар иде. Ул Бөрбаштагы мунча кирәк-яраклары ясау цехыннан юкә такталары сатып алды. “Мунча кергән саен, Булат, сине искә алырмын”, диде ул әлеге цехның хуҗасы, эшмәкәр Булат Фазлыевка рәхмәтен белдереп.
Бөтендөнья татар конгрессы кунаклары “Смәел” хуҗалыгында күптән түгел төзелгән яңа мегафермада булып, эш шартлары белән танышты. Автобустан төшүгә, алар берсеннән-берсе матур, төзек каралтыларны – абзарларны күреп, шаккатты.
Татар эшмәкәрләре Бөрбаш авылындагы Илшат Гыйльмуллинның ит ризыклары җитештерү цехында булдылар, җитештерелгән продукция – ат итеннән ясалган казылык, ысланган, тыгызланган ит Рәсәй төбәкләреннән килгән эшмәкәрләрне битараф калдырмады, дигустация вакытында ризыкларның тәмлелеген еш телгә алдылар.
Конгресс вәкилләренең бер өлешен районыбызга аяк басу белән шәхси эшмәкәр "Водстрой" ширкәте хуҗасы Рифат Закиров кабул итте. Алар биредә Рифат әфәнденең тормыш иптәше Рәмзия Закированың крестьян фермер хуҗалыгында булдылар. Конгресс вәкилләре күпкырлы эшмәкәргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар. Янәшәдә кардада йөрүче атлар, мөгезле эре терлек, сарыкларны үстерү турында да кызыксындылар. Ит җитештерү цехында булдылар. Күргәзмә - ярминкәдән каклаган каз, казылык, ысланган ит, колбасалар сатып алып, эшмәкәр Закирова кассасына табыш та керттеләр.