Балтачта 5 районның медицина хезмәткәрләре ярышачак

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Иртәгә - 12 май көнне, "Балтач" спорткомплекс базасында медицина хезмәткәрләренең зонаара спартакиадасы була. Әлеге спорт чарасында район үзәк хастаханә коллективы Саба, Кукмара, Арча һәм Әтнә районнары командалары белән көч сынашачак. 

Каршы алу һәм теркәлү сәгать 9.00да башлана.

Уңышлар юлдаш булсын!!!

Шунысы да очраклы күренеш: 12 май - шәфкать туташлары көне буларак та, билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International