11 нче март көнне Алан авыл китапханәсе "Туган җирем, сине мактап җырлыйм!" дигән шигырь һәм җыр конкурсы уздырды.
9 нчы март көнне Алан авылы китапханәсе башлангыч мәктәптә уздырылган "Гаилә бәйрәме" кысаларында "Илнең күрке - тынычлык" дигән викторина уздырды.
12 март көнне Балтач районы «Сабантуй» ял паркында кыш озату «Нәүрүз” бәйрәме булып узды.
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. «Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова чыгыш ясады. Ул социаль һәм медицина хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәлләр турында сөйләде.
Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең мөдире Әнисә Хәйруллина “Тәрәзә тебендә витаминнар" һәм "Чын йөрәктән" дигән акцияләре турында игълан итте.
Оештырылган уку социаль һәм медицина хезмәткәрләренең белемен арттыра, өлкәннәр белән уртак тел табу һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтә.
Россиянеӊ төрле төбәкләреннән килүчеләр милләтне саклаучы ислам динен һәм халыкныӊ милли гореф гадәтләрен ныклап саклыйлар.
Бөрбаш урта мәктәбенеӊ эшчәнлеге белән якыннан танышкан кунаклар:
– «Кара әле, килүебез җомга көненә туры килде, җомганы Җәлил хәзрәт белән укысак иде», дигән мөрәҗәгатьләренә кабул итүче хуҗалар берсүзсез риза булдылар. Бер зур автобус Бөрбаш авылында килүчеләрнеӊ мәчеттән җомга намазы укып чыкканнарын көтеп торды.
Кили авылында урнашкан машина-трактор паркына килеп керүгә безне аныӊ хуҗасы Габделбәр Әшрәпов каршы алды. Хуҗалык өчен, хәрбиләр теле белән «стратегик әһәмият»кә ия булган бу объектка ул 20 елдан артык җитәкчелек итә.
Районыбызга Рәсәйнеӊ төрле төбәкләреннән килгән кунакларныӊ күп өлешенә Бөрбаш урта мәктәбендә булу бәхете елмайды. Заманча, иркен, һәр яктан мактаулы бу уку йорты эшчәнлеге, балалар иҗаты белән кыска гына вакытта танышкан кунаклар үзләренеӊ гәҗәпләнүләрен яшермәделәр.
Балтачыбыз читендә, ялан кырда, күркәм генә мәһабәт объект – бассейн сафка басып килә. Инде без тиз төзелешкә күнеккән халык буларак (шулай түгел мәллә, ә дигәнче йортлар салып чыгалар, уйлыйлар да эшлиләр!), бассейн кайчан төзелеп бетә инде дип борчыла башладык.