Балтач бистәсендә Ленин урамында төзелеш эшләре башланды

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Агымдагы 2017 елның "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" дип игълан ителүе барчабызга да мәгълүм. Бу уңайдан, республика күләмендә күп кенә районнарда район үзәкләрен заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәртеп кору һәм парклар, скверлар булдыру максатларыннан, төзелеш һәм реконструкцияләү эшләре башланып китте. Әлеге республика программасына безнең районыбыз да кертелде. 

Бүгенге көндә Ленин урамының үзәк өлешен махсус тимер киртәләр белән чикләп алып, төзелеш эшләрен башлап җибәрделәр. Шул сәбәпле үзәк өлештә, ягъни үзәк китапханә каршындагы мәйданда, транспорт куеп тору урыннары бетерелде һәм юлның транспорт йөри торган өлеше беркадәр тарайды. 

Хөрмәтле райондашлар, шоферлар, юлларда йөргәндә сак һәм юл йөрү билгеләренә игътибарлы булуыгыз сорала. Тиздән балаларның каникуллары җитә, балаларга һәм җәяүлеләргә дә хөрмәт белән карасагыз иде!!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International