Әлеге минутларда "Балтач" спорткомплексында Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Арча медицина хезмәткәрләре җиңел атлетика, бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, волейбол ярышларында көч сынаша.
Чараны район башлыгы Рамил Нотфуллин башлап җибәреп, иң беренче чиратта ул бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче шәфкать туташларын ихластан котлап, аларга эшләрендә уңшылар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүләтшин һәрбер катнашучыга күтәренке кәеф теләп, нинди генә нәтиҗәләргә ирешкәндә дә бәйрәм рухын югалтмаска дигән сүзен ирештерде. Ә катнашучыларга яхшы кәеф чыганагы - биюче кызлар һәм малайлар булды.
Спартакиада җиңүчеләре белән алдагы язмаларыбызда таныштырырбыз.