Алмаз Ришат улы Нургалиевны Актаныш районына хезмәт вазыйфаларын башкаруга билгеләгәнлектән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегендә дә үзгәрешләр күзәтелде.
Хәзер полиция майоры Илнур Филсур улы Җиһаншин Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары-полиция җитәкчесе булды. Полициянең өлкән лейтенанты Рамил Габделнур улы Газыймов оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде. Шулай ук полициянең өлкән лейтененты Ленард Рашит улы Сәгъдиев җинаятьләрне эзләү бүлеге башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелде